Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус режим чорында кагыйдәләрне үтәмәүчеләр штрафларны икеләтә арттырып түләячәкләр

Яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкның сәламәтлеген һәм гомерен саклау, милеккә зыян китермәү максатыннан гадәттәгечә быел да 15 декабрьдән янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Ул Яңа ел каникуллары тәмамланганчы - 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда сәнәгать объектларыннан, транспорт торган урыннардан (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр тирәлектә, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, халык күпләп җыела торган урыннардан һәм автомобиль юлларыннан 50 метр тирәлектә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утлары, хлопушкалардан тыш) куллану тыела.

Реклама

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге янгынга каршы махсус режим чорында әлеге таләпләрне үтәмәгән тукайлыларга җаваплылыкның тагын да көчәюен искәртә. Хокук бозучыларга штрафлар гадәтидән икеләтә артыграк күләмдә салыначак. Шулай итеп, махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнар 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затлар 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Рөхсәт ителмәгән урында пиротехник эшләнмәләр куллануны ачыклау максатыннан күзәтчелек эшчәнлеге һәм полиция бүлеге тарафыннан уртак рейдлар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы

2
X