Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицензия һәм рөхсәт документларын электрон юл белән алырга була

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-сайтында (www.gosuslugi.ru) теркәлгән гражданнар һәм юридик затлар Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелә торган лицензия, рөхсәт бирү документларын электрон юл белән ала ала. Анда 27 төр хезмәт керә: - шәхси сак хезмәткәрләреннән һәм бу эшкә таныклык алырга теләүчеләрдән квалификацияле имтихан кабул итү; - шәхси детектив эшчәнлегенә лицензия...

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-сайтында (www.gosuslugi.ru) теркәлгән гражданнар һәм юридик затлар Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелә торган лицензия, рөхсәт бирү документларын электрон юл белән ала ала. Анда 27 төр хезмәт керә:

- шәхси сак хезмәткәрләреннән һәм бу эшкә таныклык алырга теләүчеләрдән квалификацияле имтихан кабул итү;
- шәхси детектив эшчәнлегенә лицензия һәм шәхси детектив таныклыгы алу;
- шәхси сак эшчәнлегенә лицензия бирү;
- юридик затка корал белән һәм утлы коралның төп өлешләре, патроннар белән сату итүгә лицензия бирү;
- юридик затка Россия Федерациясе территориясендә гражданлык өчен һәм хезмәт өчен корал (патроннар) алуга лицензия бирү;
- физик затка газ коралы (пистолет яки револьвер), сигнал коралы алуга, саклауга һәм йөртүгә лицензия бирү;
- физик затка травматик утлы корал алуга лицензия бирү;
- физик затка шома озын көпшәле корал яки пневматик ау коралы (7,5 Дж югарырак) алуга лицензия бирү;
- физик затка сырлы көпшәле ау коралы алуга лицензия бирү;
- юридик затка коралны һәм патроннарны саклауга һәм куллануга рөхсәт бирү;
- юридик затка коралны һәм патроннарны саклауга рөхсәт бирү;
- юридик затка коралны укчы объектта куллануга рөхсәт бирү;
- корал яки патроннар белән сату итүче юридик затка коралны һәм патроннарны саклауга рөхсәт бирү;
- юридик затка гражданлык өчен, хезмәт өчен кулланыла торган коралны һәм патроннарны Россия Федерациясе территориясенә кертүгә һәм аннан чыгаруга рөхсәт бирү;
- физик һәм юридик затларга гражданлык өчен, хезмәт өчен кулланыла торган коралны һәм патроннарны транспортта алып баруга рөхсәт бирү;
- корал һәм патроннарны транспортта ташу белән шөгыльләнүче юридик затка бу эшкә рөхсәт бирү;
- физик затка травматик утлы коралны саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- физик затка үз-үзен яклау максатына шома озын көпшәле коралны саклауга рөхсәт бирү (үзең белән йөртү хокукыннан тыш);
- физик затка пневматик ау коралын һәм утлы коралны саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- физик затка шома озын көпшәле утлы спорт коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- хезмәт вакытында кулланыла торган коралны саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү;
- физик затка гражданлык яки бүләк итеп бирелгән коралны һәм патроннарны Россия Федерациясе территориясенә кертүгә һәм аннан чыгаруга рөхсәт бирү;
- физик затка утлы коралдан, аның төп өлешләреннән һәм патроннардан коллекция тупларга лицензия бирү;
- физик затка утлы коралдан, аның төп өлешләреннән һәм патроннардан экспонат тупларга лицензия бирү;
- корал һәм патроннарны сату, кире кайтару, алыштыру карары турындагы мәгълүматны раслау документын бирү;
- коралны, аның сертификатын тишерүгә юнәлтү өчен документ бирү;
- физик затка бүләк итеп бирелгән коралны, шулай ук «Корал турында»гы Федераль Закон нигезендә бирелгән коралны саклау һәм йөртүгә рөхсәт бирү.

Документларны электрон юл белән алу гражданнарга һәм юридик затларга финанс чыгымнарын киметергә, кәгазь эшләреннән, административ каршылыклардан, коррупция гамәлләреннән котылырга һәм документларны тизрәк алырга ярдәм итә.

Тукайлылар дәүләт хезмәтләрен алу өчен район Эчке эшләр бүлегенең лицензия һәм рөхсәт бирү эшләре бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Бүлекнең кабул итү вакыты: сишәмбе 9.00 - 11.00 һәм 14.00 - 17.00 сәгатьләрдә, пәнҗешәмбе 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә, шимбә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев