Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйлеләр күргәзмәләр, концерт номерлары белән "Чишмә башы" бәйгесендә катнашты(фото)

Районда дүртенче тапкыр үткәрелә торган «Чишмә башы» («Истоки») фольклор коллективлары бәйгесен күзкәйлеләр әнә шундый шигарь астында әзерләгәннәр. Кичәнең эчтәлеге, махсус оештырылган кул эшләре, камыр ризыклары күргәзмәләре, аерым концерт номерлары, сәхнә киемнәре, фольклор ансамбльләр чыгышлары да раслады моны. Хәер, «Чишмә башы» бәйгесенең максаты да шул бит: узганнарны барлау, милли җәүһәрләребезне халыкка...

Районда дүртенче тапкыр үткәрелә торган «Чишмә башы» («Истоки») фольклор коллективлары бәйгесен күзкәйлеләр әнә шундый шигарь астында әзерләгәннәр. Кичәнең эчтәлеге, махсус оештырылган кул эшләре, камыр ризыклары күргәзмәләре, аерым концерт номерлары, сәхнә киемнәре, фольклор ансамбльләр чыгышлары да раслады моны. Хәер, «Чишмә башы» бәйгесенең максаты да шул бит: узганнарны барлау, милли җәүһәрләребезне халыкка кире кайтару, үсмер буында кендек каны тамган туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын өзми саклау.

Алдан ук әйтеп куям: мәдәният хезмәткәрләре, балалардан алып өлкәннәргә кадәр авыл үзешчәннәре, әлеге бәйгене әзерләүгә күп тырышлык куйганнар, эзләнүләр, бай фантазия, һәр номер өстендә иҗади эшләүләре сизелеп тора. Сәхнә кырыендагы слайдларда - авылның танылган кешеләре, иген үстерүчеләрнең сурәтләре, берсеннән-берсе матур, төзек урамнар, иген басулары...

Сәхнәгә көянтәсенә чәчәкле чиләкләр аскан татар кызы чыгуга тамашачылар аны алкышларга күмде. Оста биючебез Алия Асылмәрдәнова иде ул. Милли киемнәре килешеп тора, хәрәкәтләр матур, төгәл, сыгылмалы. Бераздан соң Алия чегән кызы биюен дә нәкъ шундый ук осталык белән башкарды. Аннары ул сәхнәгә бөтенләй башка кыяфәттә чыкты: аяк йөзеннән килешле күлмәк кигән, адымнары салмак, йөзе җитди. Ул шигырь сөйли. Залда шомлы тынлык - тамашачылар уйга чумган. Л. Дәүләтованың бу шигыре аның башкаруында күңелләрне кузгатты, тетрәндерде. Шигырь тормыш хакында, үзара һәм тормышка мөнәсәбәтебез, яшәешебез турында. Кемнәр без, кая барабыз? Һәркем күңеленнән шушы сорауларга җавап эзләгәндер.

Күзкәй төбәге элек-электән җырчыларга, гармунчыларга бай булган. Яшь җырчылар Айгөл Шәйхетдинова, Диана Мусина, Венера Зарипова заманча җырлар белән сөендерсәләр, сәхнә ветераны, авылыбызның моңлы сандугачы Рафис Хәсәнов үзе иҗат иткән туган авылы Күзкәенә багышланган җырны башкарып, авылдашларының көчле алкышларын «җыйды». Авылыбызда бер генә концерт та урта буын җырчыларыбыз Резедә Мингалимова, Дилүсә Мөбаракшинадан башка узмый. Бу юлы да кичәгә иң матур җырларын алып килгәннәр иде. Зал аларны озак алкышлады. Фәнзия Имамиева халкыбыз яратып җырлый торган «Өянкеләр» җырын башкарды.

Концертта сюрпризлар күп булды

Авылдашыбыз, танылган җырчы, «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева «Чишмә башы» бәйгесенә «Күзкәем» дигән җырга махсус клип төшергән иде (аны биредә карый аласыз)Тамашачылар аны бик җылы кабул иттеләр, концертның бер үзенчәлеге булды ул. Мәктәп укучылары үзләренең фольклор ансамблен булдырганнар. «Карга боткасы» дигән күренешне (мәдәният йортының үзешчән сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова куйган) алар инандырышлы итеп, бик оста башкардылар. Балалар, гомумән, концертның матур бизәге булды. Лилия Вәлиева җитәкчелегенәге «Наз» бию коллективы «Җәйге иртә»нең матурлыгын бию телендә оста итеп сөйләп бирде. Шатлык-куанычларга бай кояшлы иртә... Аллы-гөлле сәхнә киемнәрендәге балалар күбәләктәй оча. Ул да булмый сәхнә тагын биюче кызлар-малайлар белән тула. Бу юлы алар Айзирә Габдуллина сәхнәләштергән дәртле, сүнгән йөрәкләрне дә кузгатырдай «Эх, алмасы» биюен башкарды. Хәрәкәтләргә күз иярми, нәни йөзләрдә яктылык. Тамаша залы аларны алкышлар белән дәртләндереп тора. Авылның яшь ханымнардан торган бию төркеме «Без бит авыл кызлары» биюе белән үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр.

Авыл халкы бу парның сәхнәгә чыгуын һәрвакыт алкышлар белән каршылый - Роза белән Фидаил Асылмәрдәновлар алар. Берсен-берсе кадерләп яшәп, яман авыруны җиңделәр, ятим калган сабыйны тәрбиягә алдылар, буй җиткән ике кызлары үзләре белән сәхнәдә. Һәм музыкадан, җырдан аерылмыйлар. Аларның гаиләсе күпләргә үрнәк, үзләре һәр бәйрәмнең сәхнә бизәге.

Күзкәй гармунчылар авылы дигән идем. Бу юлы сәхнәгә биш гармунчы чыгып басты. Рафис Хәсәнов, Гали Мингалимов, Ярулла Насыйфуллин, Марсель Биктимеров, Мидхәт Фәтхетдинов, мандалинада Рәсимә Хәсәншина татар көйләреннән тезмә уйнадылар. Ярулла Насыйфуллин баянда, курайда төрле көйләрне оста итеп башкарды.

Аннары биредә элек-электән үзешчән сәнгатьтә гаиләләре белән катнашу гадате бар. Бүген дә Рәсимә белән Рафис Хәсәновлар, Кәүсәрия белән Хатип Хафизовлар, Резедә, Гали Мингалимовлар, Роза, Фидаил, Алия Асылмәрдәновлар, апалы-энеле Лилия белән Азат Гәрәевләр, Гөлфия Әхмәтҗанова белән улы Данил, улы Ленар белән Энҗе Хаматова бер сәхнәдә чыгыш ясадылар.

Буыннарга калыр мирас булып

Тамашачылар «Әллүки» халык фольклор ансамблен көтеп алдылар: бу юлы, нинди йолаларыбызны эзләп тапканнар, кадерле узганнардан ниләр алганнар? «Агым су буенда» дип аталган сюжетта борынгы җиз самоварларны агарту, печәннән кайтучылар... Кыскасы, әби-бабаларыбызның яшьлегендә уйнаган уеннары, тереклек итүләре, җылы багланышлары бик оста чагылдырылды. Фольклорда балаларның катнашуы тормышыбызның дәвамлылыгын чагылдырды. Минем ансамбль җитәкчесе Рафис Хәсәновтан: «Күпме сюжетлар әзерлисез, ничек уйлап табып бетерәсез?», - дип сораганым бар:

- Уйлап тапмыйбыз, эзләп табабыз. Фольклорның төп юнәлеше - халык авыз иҗатын, сакланып калган традицияләребезне эзләп табу, сәхнә аша халыкка кире кайтару. Ә мирас итеп балаларыбызга тапшырырлык хәзинәләребез бар безнең, - дигән иде. Балаларны сәхнәгә тартуларының максаты да шуннандыр.

«Чишмә башы» бәйгесенең максаты концерт кую гына түгел, авылның килеп чыгышын, атаклы шәхесләрен атап китү, буыннардан күчеп килгән йолаларны күрсәтү, авылның туграсын эшләү. Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә роле зур аның. Күзкәй авылы туграсын китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова ясаган. Кара күз, җиде керфек, куе кызыл җирлектә ике башак, каурый каләм белән кәгазь төргәге, савыттагы елан. Күзләр авыл исемен аңлатса, җиде керфек - авылның төп-төз, төзек, бетон өсле җиде урамы, каурый каләм - мәгърифәтле, мәдәниятле авыл икәнен, ә медицина эмблемасы - 90 ел буе эшләп килүче амбулаториябез булуын, ике башак - терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнүне күрсәтә.

Сәхнә ул тәрбия мәктәбе

Сәхнә культурасына аерым тукталасым килә. Бу юлы ул сокландыргыч иде: оста эшләнгән режиссура концерт кино тасмасыдай бер сулышта барды, сәхнә киемнәренең дөрес сайланышы һәр номерга матурлык өстәде, бернинди ыгы-зыгы, кабалану , чит тавышлар юк. Бу җәһәттән концертны алып баручы авылыбыз килене Лилия Сираева исеменә бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Киеме килешле, үзе чибәр, нәзәкәтле, зыялы, сәхнә кагыйдәләрен бик яхшы белә. Иң мөһиме - концертны саф, әдәби телдә алып барды, телбизәкләрне урынлы куллана, кайбер алып баручылар кебек сүз боткасы да ясамый. Лилиянең ихлас күңелен биреп сөйләгән үзе иҗат иткән шигыре дә күңелгә сары май булып ятты. Киләчәктә дә гел шулай сәхнәбезнең бизәге булса иде.

Кичәнең йомгаклау өлешендә концертта катнашучылар белән сәхнә тулды. Шыгрым тулы зал аларны аягүрә басып алкышлады. Һәрвакыттагыча, авыл гимнына әйләнгән «Күзкәем» (сүзләре һәм көен Рафис Хәсәнов иҗит иткән) җырын, аннары «Таган тел»не бөтен зал бергә җырлады.

Тамашачылар ахырдан рәхмәт сүзләре әйтергә сәхнәгә күтәрелгән районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның чыгышын көчле алкышларга күмде. Теләктәшлекнең чагылышы дип кабул иттем мин моны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев