Кызны терелткән
Краснодар шәһәрендә 23 яшьлек егет иптәше белән урамнан барганда аңын югалтып егылган кызны күреп ала.
11 яшьлек кызның әнисе ярдәм чакырып өлгергәнче, әлеге егетләр машиналарыннан төшеп, тиз генә урынга килеп җитәләр. Аларның берсе, сораулар да биреп тормыйча, кызның йөрәгенә массаж ясарга тотына. «Бер-ике минуттан кызым сулыш ала башлады, – дип сөйли әнисе. – Үтеп баручылар табибларга шалтыраткан арада егет күрше урамда ашыгыч ярдәм машинасы торганын күреп ала һәм шунда йөгереп барып медицина хезмәткәрләрен чакыра. Табиблар белән ул якынча ике минуттан әйләнеп килә. Алар кызны күтәреп, носилкага салырга булыша.
Соңрак врачлар кызның кан әйләнеше тукталган булуын, аңа күп дигәндә өч-дүрт минут эчендә ярдәм итмәсәң, үләргә мөмкин булганлыгын әйтәләр. Кызга булышкан егет Краснодарның бер югары уку йортында юристлыкка укыган, ә беренче ярдәм күрсәтү чараларын ул ОБЖ дәресләреннән исендә калдырган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев