Кытай журналисты Россия хатын-кызларының тиз картаю сәбәбен атады
Россия хатын-кызлары гаиләгә күп көчен түгә һәм шуңа күрә тышкы кыяфәтләрен карарга өлгерми дип саный Sohu порталы хәбәрчесе.
Россиядә гүзәл затлар Кытай хатын-кызларыннан тизрәк картая, чөнки туйдан соң тышкы кыяфәтләрен караудан туктый, дип белдерде Sohu порталы журналисты. Бу хакта «Известия» яза.
Автор моны Россия хатын-кызларының гаиләгә күп көч түгүе белән бәйли. Моннан тыш, ул илнең салкын климаты аркасында биредә яшәүчеләр углеводларга бай югары калорияле азык-төлеккә күнеккән дип саный.
Аның фикеренчә, туйдан соң хатын-кызлар спорт белән шөгыльләнсә һәм дөрес тукланса, бу проблемалардан котылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев