Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпфатирлы йортлар советына керүчеләрне бушлай укытачаклар

Бүгенге көндә республикада «Татарстан республикасында ТКХ сферасында җәмәгать контроленең региональ үзәге» коммерцияле булмаган оешма белән берлектә ТКХ мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм итү өлкәсендә колачлы эш алып барыла. Эшчәнлекнең төп эш юнәлешләре «кайнар линия», халыкка гомуми һәм юридик сораулар буенча консультация ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт. Республикада идарә компанияләренең эше буенча туган күпсанлы...

Бүгенге көндә республикада «Татарстан республикасында ТКХ сферасында җәмәгать контроленең региональ үзәге» коммерцияле булмаган оешма белән берлектә ТКХ мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм итү өлкәсендә колачлы эш алып барыла. Эшчәнлекнең төп эш юнәлешләре «кайнар линия», халыкка гомуми һәм юридик сораулар буенча консультация ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт.

Республикада идарә компанияләренең эше буенча туган күпсанлы сорауларга бәйле, Татарстанда күпфатирлы йорт советлары булдырыла башлады. Алар идарә компанияләре белән турыдан-туры эшли һәм күп кенә сорауларны үзләре хәл итә алачак. Күпфатирлы йорт активистларының белемнәрен күтәрү максатыннан «Татарстан республикасында ТКХ сферасында җәмәгать контроленең региональ үзәге» белгечләре Казан һәм республика буенча күпфатирлы йорт советы әгъзаларын укытырга әзер. Әлеге максатка акча да бүлеп бирелгән.

Укыту семинар рәвешендә 12 сәгать дәвамында барачак. Семинар торак кодексы нигезләре, энергосакчыллык мәсьәләләре, юридик тәҗрибә, күпфатирлы йортлар советларының идарәче оешмалар белән эшчәнлеге буенча белем бирәчәк. Семинарда катнашучыларга укыту тәмамлангач та сертификатлар һәм ярдәмче методик материаллар таратылачак. Укыту бушлай уздырыла. «Татарстан республикасында ТКХ сферасында җәмәгать контроленең региональ үзәге» коммерцияле булмаган оешма коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте базасында агымдагы 2015 елда бер меңгә якын кешене бушлай укытырга әзер.

Көллият адресы: Казан, Большая Шоссейная урамы, 14 йорт (бинаның 3 каты).

Семинарга язылу буенча 8 (843) 236-29-97 номерына мөрәҗәгать итәргә була. Үзәкнең адресы: Казан, Лобачевский урамы, 10в, сайт адресы: obcontrolrt.ru , почта ящигы: obcontrolrt@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев