Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелем сызлаган вакытта кулыма китап алам...

Соңгы елларда китапларны компьютер, телевизор, интернет алыштырды. Ләкин китап укучылар юк димәс идем. Авылыбызда башлыча өлкән яшьтәгеләр - совет чорында китап укып үскән буын яши. Араларында даими рәвештә китапханәгә йөрүчеләр бар, бигрәк тә кышкы озын кичләрдә китап укучылар арта. Китапханәләр көне уңаеннан мин берничә кешегә: «Соңгы укыган китабың нинди?» -...

Владимир Карпов:

- Китап укуны күңелгә башлангыч сыйныф укытучысы салгандыр дип уйлыйм. Хәзер дә китап укырга яратам. Елның нинди фасылы булмасын, вакыт табарга тырышам. Яшьрәк чагында рус китаплары укый идем. Ә хәзер татар язучылары әсәрләренә өстенлек бирәм. Романнар укырга яратам. Китапханәбез чиста, матур. Китап фонды бай, тулыландырып торалар. Теләгән кешегә вакытлы матбугат басмалары бар. Соңгы укыган китабым - Ринат Камалның «Озынтал» романы.

Хәнифә Вәҗиева:

- Китап укуга уңай карашта мин. Укырга яратам. Тик менә күзләр начар күрә башлады. Дини китапларга өстенлек бирәм - китапханәбездә бар алар, шөкер. Яшьләргә китап белән дуслашырга киңәш бирер идем, аларда - тормыш сабаклары.

Назимә Хәсәншина:

- Укырга китабым булмаса, урын таба алмыйм. Телевизор карарга яратмыйм. Буш вакытым буласын белсәм, тизрәк китапханәгә йөгерәм. Китап укысам җаным ял итә.

Гөлфия Муллахмәтова:

- Газета-журналларга өстенлек бирәм. Хәзер аларда да күләмле әсәрләр басыла. «Якты юл» газетасын өйгә китереп бирәләр. Ничәмә еллар инде авылыбызның пенсионерларына «Күзкәй» ягулык челтәрләре җитәкчесе, район Советы депутаты Флүр Шәфыйков бушлай район газетасын яздыра. Мең рәхмәт аңа. Газетабызда чыккан Факил Сафинның «Гөлҗиһан», Зөлфия Исламованың «Ялгыз бүре» әсәрләрен көтеп алып укып бардым. «Якты юл»ыбызда яңа әсәрләр басылганын көтәм.

Һидая Кәримова:

- Миңа 90 яшь. Гомерем буе китап укыдым. Ике шкаф китабым бар - алар үзем укыткан укучыларымның бүләге. Китап яратканымны беләләр иде. Кызганыч, хәзер күзем бик начар күрә. Шулай да район газетасында күзкәйлеләр турында язу күрсәм, лупа белән башын укып карыйм да, алып куям, берәрсе керсә, укытам.

Тәгъзимә Гыйззәтуллина:

- Арып китсәм дә, эчем пошса да, күңелем сызлаган вакытта да кулыма китап алам. Яңа авторлар, яңа әсәрләр белән танышып барырга тырышам. Журналларда басылып чыккан хикәя, повестьлардан тыш Камил Кәримов әсәрләрен укыдым.

Фәнис Шәйхеләхмәтов:

- Китап укырга вакытым юк. Соңгы укыган китабым Нәҗибә Сафинаның шигырьләре. Кыю, уйландыра торган шигырьләр. Медицина темасына китаплар, яңалыклар белән интернеттан танышам.

Вәсимә Шәйдуллина:

- Укымыйча ничек яшисең. Китап кына түгел, көндәлек матбугат басмаларын укыйм. Соңгы укыган әсәрләрдән Гөлсинә Галимуллинаның «Ефәк кулъяулык», Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан» китаплары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 27 май – Китапханәләр көне