Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр эшләре кoндeлеге

Соңгы көннәрдә явып киткән яңгырлар туфракның дымын арттырды. Уҗым культуралары һәм яңа чәчелгән мәйданнар өчен гаять файдалы һәм шифалы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кырларда чәчү дәвам итә, 5 майга районда 12109 гектарда чәчү башкарылды. Бу планга карата 22 процент. "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясе, "Алмаз"...

Соңгы көннәрдә явып киткән яңгырлар туфракның дымын арттырды. Уҗым культуралары һәм яңа чәчелгән мәйданнар өчен гаять файдалы һәм шифалы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кырларда чәчү дәвам итә, 5 майга районда 12109 гектарда чәчү башкарылды. Бу планга карата 22 процент. "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясе, "Алмаз" хуҗалыклары иртә сабан культуралары чәчүне төгәлләү алдында. Аларда бу эш 84-68 процентка үтәлгән. Район буенча 8424 гектарда бөртекле иртә культуралар чәчелеп, үтәлеш планы 23 процент тәшкил итә. "Кама" агрофирмасы, "Камская Нива", хуҗалыклары әлегә уртача район күрсәткеченнән түбән дәрәҗәдә эшлиләр. Хуҗалык белгечләренә һәм механизаторларга җаваплылыкны арттырып, эш темпын бермә-бер арттыру сорала. Язның һәр көнен нәтиҗәле файдаланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев