Күрү мөмкинлеге бирделәр
Яңа Мусабай авылында япа-ялгызы гомер кичерүче 80 яшьлек Мөхәммәдиев Миргалим агага быелның көзендә олы хәсрәт килде – сул күзе тома сукырайды, уң күзенә ике-өч ай эчендә тиешле дәвалау үткәрелмәсә, шулай ук бөтенләй сукыраю куркынычы яный иде. Ә ашыгыч операцияләрне шәхси клиникаларда түләүле рәвештә генә ясыйлар.
Шундый авыр вакытта районда эшләп килүче «Игелек кыл» хәйрия фондына мөрәҗәгать иттек. Фонд җитәкчесе Галимҗан Зариповка рәхмәт: безнең хәлебезгә кереп, тиз арада матди ярдәм бирүне оештырды – кирәкле сумма клиника счетына күчерелде.
Миргалим абыйның күзенә катлаулы операция ясалды. Хәзерге вакытта көн саен дәвалану процедуралары үтү өчен клиникага йөрибез. Реабилитация үтү өчен авылдашлары, тирә-як авылларда яшәүчеләр, Чаллы кешеләре, хәтта республиканың башка районнарында гомер кичерүче мөселманнар да Миргалим абыйга ярдәм күрсәтәләр. Күршеләре дә аны бер мизгелгә дә ялгыз калдырмый. Һәрвакыт хәлен белеп торалар, пешкән ризыкларыннан өлеш чыгаралар.
Миргалим абый Аллаһ Тәгалә биргән гомерендә зәңгәр күк йөзен, авылдашларын күрү мөмкинлеге бирергә тырышкан һәркемгә чиксез рәхмәтле. Аларның барысына да сәламәтлек, имин һәм мул тормыш тели ул.
Авылдашыбызга шундый ярдәм фонды булу бик әйбәт булды. Бәхетсезлек адәм балаларына көтмәгәндә килә бит. Андый чакта кешеләрнең бердәм булып ярдәм кулы сузуы хәлиткеч күренеш. Инвалидлык әле тормыш туктады дигән сүз түгел. Тирә-яктагы изге күңелле кешеләр проблеманы җиңәргә булыша.
Гөлназ Борһанова,
социаль хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев