Көзге балдан яшьләр бик канәгать калды
Кнәз авылының мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме булды. Зал матур итеп көзге яфраклар, агач ботаклары белән бизәлгән иде. Стеналарда көз фасылы турында берсеннән-берсе матур плакатлар эленеп тора.
Оештырылган барлык бәйгеләрдә авыл яшьләре аеруча да актив булды. Алар бергәләшеп мәкальләрне дә искә төшерде, көзге табышмакларга җавап та эзләде, кызыклы викторинада да катнашты. Табынга куелган бананнарны, карбызны, кавынны куллар белән тимичә тулаем ашап бетерергә кирәк иде - яшьләребез монда да читтә калмады. Көлешә-көлешә күңел ачты. Аннары яшүсмерләр тәкъдим ителгән яшелчәләрнең авырлыгы күпме булганлыкны үлчәде, көзге такмаклар әйтте, биеде һәм бер-берсенә кушылып җырлады. Актив яшьләребез рәтендә Стас Веретенников, Илназ Гайнетдинов, Тимур Гәрәев, Максим Васильев, Ралина Сафина, Анжелика Самойлова, Илнур Каюмов, Наил Кузнецов, Лилия Хөрмәтуллина булды. Аларның барысы да ел буена җитәрлек энергия җыйды, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев