Котлау, игъланнарны алдан бирегез
23 февраль – Ватан сакчылары көне шимбәгә туры килү сәбәпле, быел өстәмә ял май бәйрәмнәренә – 10 майга күчә.
Шулай итеп, бу атнада ике генә көн – шимбә, якшәмбе генә ял итәчәкбез. 8 Март бәйрәмендә исә безне 8, 9, 10 март – өч көн ял көтә. Шуңа бәйле рәвештә газетаның чыгу графигы да үзгәрә. 6 март, чәршәмбе саны, «Атна вакыйгалар» белән бергә 20 битле булып чыгачак. 8 март, җомга саны, төшеп калачак. Шуңа күрә, хөрмәтле газета укучылар, котлау-игъланнарыгызны редакциягә алдан китерү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев