Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корылтайга киттеләр

Бөтен дөньяга таралып яшәүче татарларны нәрсәләр борчый? Болар турында Казанда 6-9 декабрьдә узачак Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашучы делегатлар белеп кайтачак. Безнең районнан бу чарада муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Яңа поселогы мәктәбе татар теле укытучысы Резидә Мәүҗетова катнашачак. Съездның максаты...

Бөтен дөньяга таралып яшәүче татарларны нәрсәләр борчый? Болар турында Казанда 6-9 декабрьдә узачак Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашучы делегатлар белеп кайтачак. Безнең районнан бу чарада муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Яңа поселогы мәктәбе татар теле укытучысы Резидә Мәүҗетова катнашачак. Съездның максаты - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 2007-2012 еллардагы эшенә нәтиҗәләр ясау, алдагы елларда татар халкының үсеш юлларын билгеләү, татарларның телен, гореф-гадәтләрен саклап калу механизмын уйлап табу һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тарту. Корылтайга чакырулы танылган кунаклар арасында галимнәр, фән эшлеклеләре, милләттәшебез, Россиянең театр һәм кино актеры Марат Бәшәров, ТРның халык җырчысы Алсу Сафина, Россиянең халык артисткасы Чулпан Хәмәтова кебек сәнгать осталары булачак. Съездда катнашучыларга зур концерт программасы күрсәтеләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корылтай

2
X