Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корткычларга, чүп үләннәренә каршы көрәш бара

"Тукай азык-төлек корпорациясе" 1 мең гектарда кукуруз чәчүне тәмамлады. Чәчү вакытында авыр, күләмле эшләр хуҗалыкның тәҗрибәләре игенчеләренә генә түгел, "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең яшь механизаторлары: Раяз Вильданов, Алмаз Гәрәев, Илсур Насыйбуллин өлешенә дә тиде. Әлеге вакытта хуҗалыкта чәчүлек мәйданнарында корткычларны булдырмау чаралары күрелә. Бүген 220 гектар борчак басуын "Фастак" препараты белән...

"Тукай азык-төлек корпорациясе" 1 мең гектарда кукуруз чәчүне тәмамлады. Чәчү вакытында авыр, күләмле эшләр хуҗалыкның тәҗрибәләре игенчеләренә генә түгел, "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең яшь механизаторлары: Раяз Вильданов, Алмаз Гәрәев, Илсур Насыйбуллин өлешенә дә тиде.
Әлеге вакытта хуҗалыкта чәчүлек мәйданнарында корткычларны булдырмау чаралары күрелә. Бүген 220 гектар борчак басуын "Фастак" препараты белән борчага каршы эшкәртәләр. Агрегатларда Валерий Фролов, Анатолий Константинов, су ташу машинасында Айдар Фәрдиев хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Гайфетдинов җитәкчелегендә эшлиләр. Кичәге көнгә алар барлыгы 1 мең 500дән артык гектар җирне эшкәртеп чыкканнар. "Быел көннәрнең кызу булуы аркасында борча үрчеде. Аларга ныклы көрәш алып барабыз. Борчак басуыннан чыккач та, тагын бер зур эш башкарасыбыз - чүп үләненә каршы чаралар күрәсебез бар", - диде хуҗалык җитәкчесе Мөсәнниф Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев