Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә – юк!

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында декларацияләрне үз вакытында тапшыру мәсьәләсе күтәрелде.

Әлеге документны тутыруның катлауландырылган яңа версиясе кабул ителүен исәпкә алып, күзәтчелек органнары хезмәткәрләрне укытуны оештырырга киңәш итә. Тагын бер теләк – иҗтимагый совет эшен көчәйтү. Ул җирле үзидарә органнарының җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлеге гаранты булырга тиеш. Аның рәисе Файсал Гыйлаев чыгышыннан күренгәнчә, бер ел эчендә иҗтимагый советка гражданнардан хатлар һәм мөрәҗәгатьләр кермәгән. Бу факт комиссия әгъзаларын сагайтты. Иҗтимагый совет турында халык әлегә хәбәрдар булмаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев