Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы түгәрәк өстәл узды

Тукай районы администрациясенең утырышлар залында халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан «Заманча шартларда коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Анда район башлыгы урынбасары Илдус Закиров, район прокуроры Айрат Галимәрданов, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Ибраһимов, район иҗтимагый советы рәисе Инсия Мөбәрәкова, район советы һәм башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров мөрәҗәгать итте, ул коррупциягә каршы тору эшенең мөһимлегенә басым ясады.

Киңәшмәдә район прокуроры Айрат Галимәрданов чыгыш ясады. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Ибраһимов башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар хакында бәян итте. Прокурор да, район башлыгы ярдәмчесе дә район территориясендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору эшчәнлеге һәм хисап вакытында нинди коррупцион хокук бозулар ачыклануы турында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук түгәрәк өстәл эшендә катнашучылар коррупциягә карата үз позицияләрен белдерделәр. Чара ахырында коррупциягә каршы торуга кагылышлы мәсьәләләр буенча очрашуларның мондый форматын эшкә алу турында карар кабул ителде. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның һәрберсе «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән буклетлар алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев