Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.

Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче
гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир
кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергэ кирәкми. Әлеге узгәрешләр
кооператив әгъзасының взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк
коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан
Республикасында бу гарант - Дәүләт торак фонды (ДТФ).
Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану
катлаулы иде, чөнки төбәк программалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир
кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез
файдалануга тапшырыла иде.
« Жиргә хокуклары булмаган кооперативлар гражданнарның акчаларын туплап
кына тору сәбәпле, Пенсия фондының хәтта социаль ипотека программасы буенча
да ана капиталы акчаларын кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына
күчерергә хокукы юк иде. Хәзер бу кыенлыкларны Хөкүмәт җайга салды, бу ана
капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм кооперативлар аша торак  сатып алуны гадиләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе.
*РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 22 июнендәге 1117 номерлы карары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X