Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колышта ике катлы йорт янды

Кичә иртәнге сәгать биш тулганда янгын сүндерүчеләр Колыш авылында ике катлы йортка ут кабуы турында хәбәр алалар. Ярдәм сорап йортның хуҗасы - 53 яшьлек ир-ат шалтырата. Бәхеткә, янгын чыкканда өй эчендә беркем дә булмый. Ә хуҗа кешенең үзенең сәламәтлегенә зыян килми. Урынга иң беренче булып Боерганның ирекле янгын сүндерүчеләре килеп...

Кичә иртәнге сәгать биш тулганда янгын сүндерүчеләр Колыш авылында ике катлы йортка ут кабуы турында хәбәр алалар. Ярдәм сорап йортның хуҗасы - 53 яшьлек ир-ат шалтырата. Бәхеткә, янгын чыкканда өй эчендә беркем дә булмый. Ә хуҗа кешенең үзенең сәламәтлегенә зыян килми. Урынга иң беренче булып Боерганның ирекле янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Ләкин аңа кадәр инде ут йортның түбәсен ялмап алырга, бүрәнәләрдән өелгән, сайдинг белән тышланган стеналарга һәм ишегалдындагы «Газель» белән «ВАЗ-2110» машиналарына күчәргә өлгергән була. Шулай итеп, хуҗаларга шактый матди зыян килә. Дөрес, йорт үзе дә, ишегалдындагы машиналар да иминиятләштерелгән була. Ә янгынның сәбәбе электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килүдә дип фаразлана, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X