Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз мәктәбе укучылары санитар чистарту буенча акция уздыра

14-20 апрельдә Кнәз урта мәктәбендә "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе уза. Класс җитәкчеләре белән бергә 5-7 сыйныф укучылары җирлектәге һәр фатирга, йортка листовкалар, искәрмә кәгазьләре таратып, үзләре яшәгән территорияне чистартырга, төзекләндерергә чакырып йөриләр. "Үзенең поселогы, авылының чисталыгына, матурлыгына битараф булмаган кешеләр безне куак үсентеләре, күпьеллык үләннәр, чәчәк үрентеләре белән тәэмин итсәләр,...

14-20 апрельдә Кнәз урта мәктәбендә "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе уза. Класс җитәкчеләре белән бергә 5-7 сыйныф укучылары җирлектәге һәр фатирга, йортка листовкалар, искәрмә кәгазьләре таратып, үзләре яшәгән территорияне чистартырга, төзекләндерергә чакырып йөриләр. "Үзенең поселогы, авылының чисталыгына, матурлыгына битараф булмаган кешеләр безне куак үсентеләре, күпьеллык үләннәр, чәчәк үрентеләре белән тәэмин итсәләр, без бик рәхмәтле булыр идек. Аларны утыртсак урамнарыбыз тагын да яктырып, ямьләнеп китәчәк", - дип хәбәр иттеләр Кнәз мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев