Якты юл
  • Рус Тат
  • Кнәздә шахмат һәм шашка уеннары буенча ярышлар үткәрелде

    Кнәз авылының мәдәният йортында шашка һәм шахмат ярышлары үткәрелде. Анда авыл җирлегенең яшүсмерләре, яшьләре катнашты. Чараны Физкультурчылар көненә багышлап оештырдык. Спорт ярышларында яшьләр бик актив булды. Шахмат һәм шашка уеннарын Олимпия системасы буенча үткәрдек. Кызу ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әйтергә кирәк, шашка ярышларында Илназ Гайнетдиновка тиңнәр булмады. Ә...

    Кнәз авылының мәдәният йортында шашка һәм шахмат ярышлары үткәрелде. Анда авыл җирлегенең яшүсмерләре, яшьләре катнашты. Чараны Физкультурчылар көненә багышлап оештырдык.

    Спорт ярышларында яшьләр бик актив булды. Шахмат һәм шашка уеннарын Олимпия системасы буенча үткәрдек. Кызу ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әйтергә кирәк, шашка ярышларында Илназ Гайнетдиновка тиңнәр булмады. Ә шахмат уенында беренчелеккә «Татарстан» совхоз поселогы егете Тимур Гарипов чыкты. Шулай ук яхшы нәтиҗәләрне Адель Сәфиуллин да күрсәтте. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә ярышлар тәмамлану белән егетләр һәм кызлар таралышмыйча, бер-берсе белән бильярд уенын да уйнады, дип хат юллады безгә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: