Китапны тотып уку «тәмле»
Китапның тәмен тою өчен, аны кулыңа алып, кыштырдатып укырга кирәк. Сәнгать әсәре буларак, китап искитмәле табыш, күңел хәзинәсе ул. «Хәзер китап укымыйлар» дигән сүзләр дөрес түгел. Кызыксындыра белергә, китап укуның никадәр ләззәт, нихәтле тирән белем бирүенә төшендерергә кирәк. Авыл кешесе, кышкы озын кичләрдә кулына китап ала, өлкәннәр бигрәк тә, китап...
Китапханәчеләр көне уңаеннан, мин берничә кешегә: «Соңгы укыган китабың нинди?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.
Актив укучыларымның берсе Марсель Биктимеров:
- Тарихи китаплар яратам, татар халкының узганы турында күбрәк беләсем килә. Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамовның тарихи романнарын йотлыгып укыдым. Ә узган кышта Ринат Мөһәммәдиевның «Сират күпере»н һәм Зәки Зәйнуллинның «Татар ир-егетләре» романын укып, шулкадәрле күп нәрсәләр белдем. «Гомерең буе укы, күп белерсең», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аннары халык телендә: «Белеме көчле - меңне егар, кулы көчле берне егар», дигән сүзләр бар. Уйлап карасаң, бу әйтемгә тирән мәгънә салынган.
Инзилә Хаматова:
- Мин үзем күп басмаларга, иң элек «Якты юл»га язылам, һәр санын укып барам. Ветеран журналистлар Хәмит Мөхәммәтшин, Заһидә апа Нәбиуллиналарның язмаларын көтеп алам, Инзилә Әхмәтгәрәева, Лариса Васильева, Гөлия Ибатуллина, Эльвира Абдуллина фамилияләрен күрсәм, авыл халкы яшәешенә кагылышлы тагын берәр мәсьәләгә җавап юллап тапканнардыр, берәр проблема күтәргәндер дип ашыгып укырга керешәм. Җирле матбугат хезмәткәрләрен танып беләбез, бу юлы кайда булдылар икән, нинди темалар таптылар икән дип кызыксынып укыйбыз. Мин үзем хат ташучы булып эшлим, өлкәннәребез барысы да диярлек район газетасын укый, шулай булмый мөмкин дә түгел, районыбыз тормышын яктырта бит ул. Ә китап укуга килгәндә, Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләрен яратып укыйм.
Тәгъзимә Гыйззәтуллина:
- «Казан утлары», «Мәйдан» журналларының яңа саннарын түземсезлек белән көтеп алам. Яздырып түгел, китапханәдән алып укыйм. Әле кулга Гүзәл Галләмованың «Ялгыз көймә» китабы килеп керде. Ничек укып чыкканымны да сизми калдым, бер сулышта укылды ул. Вакыйгалар үзенә бөтереп алып кереп китә, һич аерылып булмый. Әсәрдә кешелек мөнәсәбәтләре тирәннән өйрәнеп чагылдырылган, безнең яшьлек елларыбыз бик матур тасвирланган.
Әйе, фикерләр дә, укучыны кызыксындыра торган темалар да төрле, әмма аларны китапка карата мөнәсәбәтләре, китап укырга ярату берләштерә. Куанычка каршы, китапханәбезнең фонды бай, яңа китаплар кайтып тора, төрле газета-журналларга да кытлык юк. Китапханәнең ишегенә зур хәрефләр белән «Рухи хәзинә» дип язып куелган. Әйе, китап чыннан да зур хәзинә, суы кимемәс белем чишмәсе. Чишмә үзенең саф суы белән тәнгә, җанга сихәт бирсә, китап күңел байлыгы бирә.
Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылының китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев