Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйрия фонды ярдәм итә

Узган ел инвалидлар декадасы барышында районда «Изгелек кыл» хәйрия фонды оешты.

Хәйрия фондыннан ярдәмне мохтаҗ инвалидлар ала ала. Моның өчен инвалидка комиссия утырышына гариза hәм документлар тапшырырга кирәк.
Гаризада паспорт мәгълүматлары, яшәү адресы, телефон номеры, СНИЛС, салым түләүченең идентификация номеры, кирәкле матди ярдәм төре (дәвалану, кыйммәтле дарулар сатып алу, сәламәтлекне ныгыту җайланмалары алу h. б.) hәм аның бәясе күрсәтелергә тиеш. Шулай ук гаризага өстәп, паспорт, 14 яшькә кадәрге инвалид балага ярдәм сораганда туу таныклыгы, медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлык турында белешмә, торак-көнкүреш шартларын тикшерү акты, гаилә составы турында белешмә, хезмәткә сәләтле барлык гаилә әгъзаларының соңгы өч айдагы керемнәре турында мәгълүмат, эшләмәүчеләр өчен хезмәт кенәгәсе, гаиләдә яки ялгыз яшәүче инвалидның тормыш-көнкүрешен бозуга китергән объектив сәбәпләрне раслый торган белешмәләр тапшыру шарт. Әлеге документларны район хакимиятендә урнашкан инвалидлар җәмгыятендә кабул итәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X