Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер тактасы

Бу шимбәдә, 19 сентябрь көнне, әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга истәлек такталары куелачак.

Чарада катнашучылар сәгать 10да Борды авылына Кузьма Левашов яшәгән йорт янына җыелачак. Сәгать 11гә алар Бордыбашка – Рамил Мифтахов туган нигезгә юл алачак. Аны искә алганнан соң сәгать 12гә Куады авылына Марсель Кыямов яшәгән йортка хәтер тактасы элү планлаштырыла. Ветераннарны искә алырга теләүчеләрне әлеге чараларда көтәбез, дип хәбәр итә район әфган сугышы ветераннарының координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев