Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген иң әһәмиятле даталарның берсе – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Еллар үтүгә карамастан, газиз улларын ут эченә озаткан аналарның, тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган солдатларның йөрәгеннән әле һаман кан саркый.

Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Каршыгызда башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез, һәркайсыгызга сабырлык, тыныч көннәр телибез.
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары, якыннарын югалткан гаилә әгъзалары! Илгә тугрылыгыгыз һәм сугышчан батырлылыгыз – яшь буын өчен матур өлге. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, хәерле озын гомер телим.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил КАМАЕВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев