Якты юл
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар!

    Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Укытучылар көне – гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме.

    Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Ул беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклегенә һәм түземлегенә күп нәрсә бәйле, чөнки яшь гражданинның киләчәк язмышы хәл ителә. Район мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куючылар – үз эшләренең чын осталары. Үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Ел саен мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә, педагогларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатында күләмле эшләр башкарыла. 
    Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телим.
    Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бәйрәмегез белән сезне!

    Район башлыгы, Совет рәисе Фаил КАМАЕВ. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: