Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткәрләр өчен смартфон куллануда чикләүләр кертелде

Бу чикләү хәрби хезмәт дәвамында һәм хезмәт бурычын үтәгәндә гамәлдә булачак.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләргә үзләре һәм иптәшләре турындагы мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларына  бирүне һәм интернетка таратуны тыя торган закон имзалады. Чикләүләр мәгълүмат таратырга мөмкинлек бирә торган техник җайланмалар - смартфоннар куллануга да кагыла.  Бу турыда ТАССяза.

Ведомствоны, частьны билгеләү мөмкинлеге бирә торган яки хезмәт итү урынын ачыклый торган мәгълүмат тарату да тыела.

Закон буенча, хәрбиләр хезмәттә булганда электрон приборлар яки интернет ярдәмендә аудио- фото-, видеоматериаллар һәм геолокация мәгълүматларын тарату мөмкинлеге бирә торган техник чаралар кулланмаска тиеш. Бу урында сүз телефон, планшет, навигатор, видеотеркәү, мәгълүмат йөртү чаралары турында бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге чикләүләр хәрби хезмәт дәвамында һәм хезмәт бурычын үтәгәндә гамәлдә булачак.

«Бу норма хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге яки хәрби часть һәм оешма эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматны таратуны чикләүгә генә кагыла», - диелгән законның аңлатма документында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев