Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәнияне сагынам

Мин үзем Башкортстаннан. Туган төбәгем Туймазыда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлымны башладым. Ирем дә укытучы иде, игезәк кызларыбызга ун яшь тулганда, аннан аерылып, Чаллыга килеп урнаштык. Туктаусыз эчүенә һәм яман холкына түздем-түздем дә, билгесез бер шәһәргә чыгып киттем.

И авыр булды тормышым. Ул балаларны ничек аякка бастырдым, ничек укыттым – әле дә ышанып җитә алмыйм. Башта малосемейкада яшәдек, аннары бер бүлмәле фатирга күчтек. Мәктәптән кайтып кермәдем, иң күп дәресләрне дә үзем сорап алдым. Ял көнендә репетитор булып ялландым – укучыларның өенә бара идем. Көчем беткән, дөньяны тарта-тарта арыган чакларым, тормыштан күңелем кайткан мәлләрем еш була иде. Өзгәләнгән йөрәгемне кемнәргә ачыйм, кемнәргә сыеныйм дип гажизләнгән чакларым да еш кабатланды.
Шул чагында мин үземә юаныч таптым. Хәния Фәрхинең җырларын тыңлап юана идем. Ничек җырлый иде бит ул! Әйтерсең, бөтен кешенең хәлен күңеленнән кичерә. Аның бер концертын да калдырмадым Чаллыда. Акчам юк икән, бурычка алып булса да бара идем. Нәкъ уртада урын сайлап алам, Хәниябезнең нәкъ каршына, күз алдына! Ул җитез атлап сәхнәгә чыгу белән мин моң дәрьясына, әйтеп бетергесез рәхәт дөньяга чумам. «Гомерләрне үлмәс җыр итәек», «Онытылыр димә», «Син дөньяда яши дисәләр», «Кышкы чия», «Яшик әле» һәм башкалар… Онытылып тыңлыйм мин аны. Әйтерсең лә, минем тормышымны күздән кичерә. Беләм бит, югыйсә, шыгрым тулы залдагы һәркем шундый ук хисләр кичерә. Концерттан мин тулысынча бушанып, чистарынып, күңелемә якты нурлар жыеп кайтып китәм. Шул халәтем байтак вакытка җитә – очынып йөрим, яшисем килә, эшлисем килә. Балаларымнын уңышларына куанам, ярдәм итәсем килә. Менә бит ул халык жырчысы булунын хикмәте. Нинди олы миссия аларның – йөрәкләрне дәвалау, чит кешеләргә яшәргә көч бирү! Тик кызганыч, үзен безнең өчен яндырган булып чыкты бу сөекле жырчыбыз! Бик яшьли арабыздан китеп барды. Мин аны хәзер дә тыңлыйм. Күңелемнән аңа рәхмәтләр әйтәм, рухына дога укыйм! Халык жырчысына күңелемдә бетмәс мәдхия!

Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев