Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керемеңә декларация тапшыр

2013 елда алган керемнәр өчен 2014 ел башыннан декларация тапшыру чоры башланды. Үзләре исәпләп, керемгә салымны түләргә һәм декларация тапшырырга тиешле категория салым түләүчеләр бар. Быелдан андыйларга түләргә кирәклекне искәртүче хатлар җибәрелми башлады. Күчемсез милек, транспорт, кыйммәтле кәгазьләр һ.б. сатудан, фатирны арендага бирүдән алган табыш өчен декларация тапшыру сорала. Шулай...

2013 елда алган керемнәр өчен 2014 ел башыннан декларация тапшыру чоры башланды. Үзләре исәпләп, керемгә салымны түләргә һәм декларация тапшырырга тиешле категория салым түләүчеләр бар. Быелдан андыйларга түләргә кирәклекне искәртүче хатлар җибәрелми башлады. Күчемсез милек, транспорт, кыйммәтле кәгазьләр һ.б. сатудан, фатирны арендага бирүдән алган табыш өчен декларация тапшыру сорала. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм үз эше белән шөгыльләнүче башка затлар салым органына декларация бирергә тиеш. Узган ел өчен декларация тапшыруның соңгы көне - 2014 елның 30 апреле.

Декларация вакытында бирелмәгән очракта әлеге декларация нигезендә түләнергә тиешле салым суммасының биш проценты күләмендә штраф алына. Шулай ук салым вакытында түләнмәгәндә салым органы бурычлының милкен, банктагы акчасын һ.б. алуны сорап судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
3-НДФЛ формасында декларация тутыру өчен www.nalog.ru сайтына кереп «Декларация 2013» махсус программасын кулланырга була. Моннан тыш, «Салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисыннан файдаланырга мөмкин, дип хәбәр итәләр салым инспекциясенең 9нчы районара бүлегенең салым түләүчеләр белән эшләү хезмәткәрләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X