Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем өлгермәде, шул соңга калды

Авыл җирлекләре үзара салым җыю нәтиҗәләре буенча хисап тота. Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт программасы нигезендә, халык керткән һәр сумга республикадан тагын дүрт сум өстәлә.

Районның җиде авыл җирлегендә – Мусабай Завод, Борды, Иштирәк, Калмия, Күзкәй, Круглое Поле, Боерган авыл җирлекләрендә үзара салым җыю 100 процентка үтәлде. Лидерлар арасында Кече Шилнә авыл җирлеге дә (97 процент) бар, ул дәүләт программасында беренче тапкыр катнаша. Иң түбән күрсәткечләр Кнәз (37 процент), Новотроицкое (33 процент), Бәтке (35 процент) авыл җирлекләрендә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев әлеге авыл җирлекләре башлыкларының эшләрен оештырудан канәгатьсезлек белдерде. «Димәк, җирлектәге халык программаның асылын аңламый. Югыйсә, урындагы проблемаларны хәл итү өчен республиканың өстәмә финанс ярдәменнән файдалану начар булмас иде», – диде ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X