“Кечкенә шахматчы» турниры җиңүчеләре
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында Сосновый Бор поселогының “Кояшкай” балалар бакчасында “Кечкенә шахматчы” район шахмат турнирының финалы узды.
Әлеге спорт төре балалар арасында популярлаша бара. Яшь буынның уен белән мавыгуында ата-аналар йогынтысы да зур. Шахматка кызыксыну арту-район масштабында уенның популярлашуы нәтиҗәсе дә. Барлык балалар бакчаларында шахмат уенын үстерү өчен шартлар тудырылган- "Шахмат почмаклары" җиһазландырылган.
Районыбызда шахмат турниры икенче ел рәттән үткәрелә һәм бәйгедә катнашучылар саны өч тапкыр арткан. Турнирда Тукай районының барлык балалар бакчалары катнашты. Катнашучыларның яше-5-7 яшь. Быел 185 бала шушы ярышларда акыл һәм зирәклеген сынап карады..
Сайлап алу этабында 22 бала җиңеп чыкты, 17 малай һәм 5 кыз иң-иң уңганнар булып чыкты. Шахмат ярышларында җиңүче- Кече Шилнә авылының “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүче Данила Калинкин , 2 урынны Сосновый Бор бистәсенең “Кояшкай” балалар бакчасыннан Әмир Десятов алды, 3 урында Теләнче-Тамак авылының “Акчәчәк” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Анита Оганисян.
Шахмат турниры җиңүчесе Данила Калинкинның гаиләсендә шахмат белән бабасы, әтисе мавыга. Гаилә шахмат традициясе барлыкка килә. Малай ярышларда катнашырга һәм балалар бакчасының данын якларга алына. Узган ел да Даниланың исеме районның иң яхшы 10 шахматчысы арасында иде. Аның остазы-бабасы Юрий Анатольевич Калинкин. Финалга әзерләнгәндә ул аның белән тырышып күнегүләр ясый, шулай ук үз төркеме тәрбияләнүчеләрен шахмат уйнарга өйрәтә.
Шахмат бәйгесенең баш судьясы Резеда Гәрәева, ул- Мусабай-Завод урта мәктәбенең математика укытучысы. Новотроицкое бистәсендәге “Ромашка” балалар бакчасында балаларга өстәмә белем бирү программасы буенча дәресләр алып бара, шахмат түгәрәген алып бара. Резеда Гәрәева билгеләп үткәнчә, кечкенә шахматчылар бу турнирга катнашуга зур кызыксыну һәм җаваплылык белән караганнар. Балалар шахмат уйнарга яраталар, җиңү яуларга омтылалар. Уеннар барышында балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булалар һәм башкаларның уңышсызлыкларына теләктәшлек күрсәтәләр. Шахмат уйнау, балада, интеллект, логик фикерләү үсешенә ярдәм итә, игътибарлылыкны һәм хәтерне яхшырта.
Ләйсән Сперанская.
Фото район мәгариф бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев