Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече яшьтән үк балаларны патриотик хистә тәрбиялиләр

Кнәз мәдәният йорты - авылыбызның рухи учагы булып тора. Монда төрледән-төрле иҗат коллективлары үз эшен алып бара, балалар һәм өлкәннәр өчен файдалы чаралар үткәрелә. Моннан тыш авылыбызның бай китапханәсе булуы да аерым игътибарга лаек. Яшьләребез өчен еш кына дискотекалар оештырабыз, өмәләрдә катнашабыз, җыелышып төрледән-төрле фильмнар карыйбыз.

Кнәз авыл җирлегендә 4360 кеше гомер итә, шуларның 1500е - яшьләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан бер ветераныбыз, тыл хезмәтчәннәре - 65, бер солдатның тол хатыны, Әфганстан һәм Чечнядагы кайнар бәрелешләрдә катнашканнар саны - 54. Җирлегебездән бүгенге көндә 15 егет армия сафларында хезмәт итә. Нинди генә бәйрәм чаралары үткәрелмәсен, без хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны Кнәзгә чакырабыз, алар белән әңгәмәләр оештырабыз.

Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре «Родина» («Ватан») исемле патриотик клуб оештырып җибәрделәр. Монда балалар, яшүсмерләр бик теләп йөри. Аларның шигаре: «Без - яшь алмаш, бабайларыбызның һәм аталарыбызның хәрби батырлыкларын мәңге онытасыбыз юк!». «Родина» патриотик клуб әгъзалары хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга, аларның гаиләләренә, инвалидларга һәрдаим ярдәм итеп торалар. «Надежда» («Ышаныч») ветераннар клубына бик яратып өлкәннәребез җыела. Алар бергәләшеп үткәннәргә кайталар, яшьләр белән очрашулар уздыралар.

Әйтергә кирәк, Кнәздә бер бәйрәм дә игътибарсыз калмый. Чик сакчылары, Хәрби диңгез флоты, Диңгез пехотасы көннәрен зурлап үткәрдек. Августның беренче көннәрендә үк Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үткән идек. Ул көнне Кнәз авылына җыелган десантчылар армия сафларында хезмәт иткән вакытларын искә төшерделәр, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүне максат итеп куйдылар.

Реклама

Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Фәнис Хаҗиев районның төрле авылларыннан килгән, шулай ук Менделеевск шәһәреннән кайткан десантчылар белән бергә билгесез солдат һәйкәле янына чәчәкләр салдылар, хезмәт иткән җирләрдә ятып калган дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан «Патриот» хәрби дан музеена юл тоттылар, андагы булган экспонатларны зур кызыксыну белән карап чыктылар.

Әлеге очрашуга һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән Данияр Бурумбаев үзенең гаиләсе белән килгән иде. Данияр Жумасович 1990 елда Литва шәһәрендә хезмәт итә. 1991 елның июнь аенда аны 345нче полкның 104нче десант дивизиясенә Әзербәйҗанга җибәрәләр.

- 1992 елда грузин-абхаз сугышы башлангач, без - 345нче полк егетләре Абхазиянең Гудаута шәһәренә килдек. Күргәннәрне язып та, сөйләп тә бетереп булмый. Янымда дусларым булды. Хәзер дә алар белән аралашып торабыз. 1992 елда мин туган ягыма кайттым. Тормыш иптәшем Индира белән дуслар очрашуы вакытында таныштык. 2008 елда матур итеп туй ясадык. Хәзер кызыбыз Сәмирәгә - 5, кечкенәбез Айдарга нибары 3 яшь. Аңа карамастан, сабыйларыбызны патриотик хистә тәрбиялибез. Кечкенәдән үк Ватаннарына, әти-әниләренә, туганнарына карата ихтирамлы булсыннар дип телибез, - ди Данияр Бурумбаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби патриотик тәрбия

2
X