Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече сержант хыялында ниләр бар?

Беркөнне редакциябезгә яшьләр бүлегеннән кереп: «Бәткегә ялга дип армиядә контракт буенча хезмәт итүче егет кайткан. Аның белән күрешеп сөйләшсәгез яхшы булыр иде. Бик акыллы, төпле егет диләр Михаил Саяпинны», - дип хәбәр иттеләр. Михаил белән без икенче көнне аның әти-әнисе йортында очраштык. Беренче карашка чандыр гына гәүдәле, аз сүзле егет,...

Бәтке авылының башындарак Молодежная урамындагы Саяпиннарның шәхси йортларын эзләп тапканчы байтак адашып йөрергә туры килде. Эш дәверендә авылның яңа йортлар төзелүче бу өлешендә булганым юк иде.

Михаил белән танышу

Капкадан үтеп керүгә үк безне Михаилның әтисе Валерий Анатольевич каршы алды.

- Көтә идек сезне! Михаил әнисе Наталья белән теплицада кайнаша. Хәзер чакырам. Миша! Синең яныңа редакция хезмәткәрләре килгән! - дип кычкырды ул, һаваны ярып.

Шунда теплица каршындагы корылма эченнән озын, ябык кына гәүдәле егет күренде. Җил-җил атлап, ул мизгел эчендә яныбызга килеп басты.

- Исәнмесез, әйдәгез йорт эченә кереп сөйләшәбез, - диде егет. Аның белән бергә өйгә кереп киттек.

Михаил белән утырган бүлмәдә һәр авыл йортындагы кебек күренеш. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, идәндәге келәм өстендә мәче баласы уйный, йорт стенасында туган-тумачаларының сурәтләре. Ә иң түрдә - Михаилның солдат фотосы.

- Чакырылыш буенча армия сафларына мин 2011 елда киттем. Ул вакытта миңа унсигез яшь иде. Үз теләгем белән бернинди үгетләүләрсез армиягә барырга кирәк дигән фикергә килдем, - дип сөйләп китте егет, фотога юнәлгән карашымны күреп. - Севастопольдә Хәрби диңгез флотында, Ставрополь краенда, аннары Волгоградта такелаж ротасында хезмәт иттем. Такелаж ротасында 1941 елгы снарядларны юк итү белән шөгыльләнә идек, - дип сөйли егет.

Аннары хезмәт итү вакыты узгач та, Михаил Бәткегә кайтып урнаша. Армия хезмәтеннән соң бераз тын алгач, егет эшкә урнашып эшли башлый. Ләкин күңеле генә үзенә урын таба алмый. Нидер җитмәгән кебек тоела.

- Ике атна эшләгәч, военкоматка килдем. Ният контракт буенча хезмәт итәргә китү иде. Хәрби комиссариатта: «Һөнәри белем алуың турында дипломыңны алып кил дә, контракт төзербез», - диделәр. Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынганга күрә, һөнәри уку йортын тәмамлап, кулга диплом алырга өлгермәгән идем әле. Бер ел укыйсы калган иде. Хәрби комиссариатта миңа укуны тәмамлап килергә киңәш иттеләр. Мин шулай эшләдем дә. Соңгы елымны укып, дүртенче разряд электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алуым турындагы документны күтәреп кире килдем. Һәм 2013 елның 21 октябрендә контрактка кул куйдым.

Гади солдат һәм контрактникның ашы нәрсә белән аерыла?

- Чакырылыш һәм контракт нигезендәге хәрби хезмәтнең аермасы бармы соң? Аерма нәрсәдә? Ни өчен син контракт буенча хезмәт итәргә булдың? Яшерен түгел, чакырылыш белән армиягә китеп-кайткан егетләр кире хәрби хезмәткә барырга артык теләк белдерми? - дип Михаилга сорауларымны бер-бер артлы яудыра башлыйм.

Миша исә аптырап, югалып калмый. Армиядәге чакырылыш чоры турында сөйли, контракт буенча хезмәте турында да бәйнә-бәйнә сөйләргә тотына.

- Унсигез яшьтә армиягә эләккәч тә авыр булды инде анысы. Яңа тәртипләр, физик күнегүләр - барысы да яңа иде минем өчен. Аннары вакыт үтү белән күнегелде инде. Шулай да армия миңа күп нәрсә бирде. Күңелем белән бик йомшак идем армиягә кадәр. Хәрби хезмәт холыкны чыныктырырга, төгәл булырга өйрәтте, аннары яңа дусларга ия булдым, монда гына чын-чынлап ир-ат дуслыгының нәрсә икәнен аңладым. Дус авыр чакта сынала диләрме әле? - дип елмая Михаил.

Контракт нигезендәге хәрби хезмәткә килгәндә, ул нәкъ «гражданка»дагы эшкә йөрү сыман дип сөйли Миша Саяпин. Михаил иртәнге тугызга хәрби частька бара. Эш сәгате төгәл тугыздан башлана. Көн Россия әләмен күтәрүдән, гимннан башланып китә, аннары һәр кеше үз эше буенча тарала. Михаил исә сугыш тактикасы буенча шөгыльләнә, ату полигонына йөри, көн дә марш-бросокка чыга. Аннары сәгать алтыда өенә кайтып китә. Контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен булган шартлар чакырылыш буенча килүчеләрнекеннән шактый аерыла. Әйтергә онытканмын, Миша Краснодар краенда хезмәт итә.

- Иң элек бу ашатуда чагыла. Чакырылыш буенча армиягә алынган солдатларга ризыкны ашханәдә шундый ук хәрбиләр әзерли. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә исә профессиональ пешекчеләр ризык пешерә.

Хәрби хезмәт шәхси тормышка комачауламый

Михаилдан хезмәт хакы турында кызыксынам. Егерме бер яшендә кече сержант дәрәҗәсендә булган егет хезмәт хакының ул кадәр зур булмавын әйтә. Шулай да ул үзенең язмышын хәрби хезмәттә генә күрә. Аннары шәхси тормышына да планнары зур аның. Хәзерге вакытта ул контракт нигезендә хезмәт итә башлаганда танышкан кызы Валентина белән кавышырга ниятләп тора.

- Контракт төзеп хезмәт итүемә бер ел да җиде ай булды. Сөйгәнем белән танышуыбызга да шул кадәр вакыт. Ул Сенной поселогында яши. Валентинага унтугыз гына яшь булса да, ул бик акыллы, төпле кыз. Аның якыннары, әти-әнисе мине үз итәләр, - дип елмаеп сөйли егет.

- Әти-әниең синең контракт буенча хезмәт итүеңә нинди мөнәсәбәттә булдылар соң? - дим Мишага.

- Әлбәттә, әни бик борчылды инде. Һәр ана кеше үз баласы өчен шулай янадыр. Ә болай әти дә, әни дә минем адымымны хөрмәт белән кабул иттеләр. Хәрби һөнәрне сайлавыма үкенмим. Нинди генә авырлыклар булмасын, куйган максатларымнан чигенмәскә, үземә хыянәт итмәскә тырышачакмын, - диде Михаил хушлашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев