Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы егетләре намуслы хезмәт итә һәм туган якка хатлар яза

Солдат хатлары... Әле кайчан гына армия хезмәтендәге егетләр, әнә шундый җылы сүзләр белән башлап, әти-әниләренә солдат хатлары яза иде. «Иде» дим, чөнки хәзер солдатлар хатны язсалар да бик сирәк язалар. Алар гаиләләре, сөйгән кызлары белән рәхәтләнеп кәрәзле телефон аша хәбәрләшәләр, хисләрен уртаклашалар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан редакциягә хатлар килүе дәвам...

Күзкәй авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ел саен үткәрелә торган солдат аналары белән очрашу булды. Авыл җирлеге буенча бүген өч авылдашыбыз хезмәт итә. Алар - Югары Байлардан Алмаз Адиев, Күзкәйдән Инзил Гыйльметдинов һәм Илнур Гыйльметдинов. Очрашуга килгән әниләр уллары турында горурланып сөйләделәр. Алмаз Севастопольдә икән, диңгезче: «Теләп китте, сөйләшеп торабыз. Сусыз җирдә үсеп, диңгезче булып китүенә горурлана сыман да әле ул, - ди әнисе Лилия. - Айлар буе диңгездә йөрибез, ди. Сентябрьдә чыгып киткәннәр иде февральдә хәрби частьтларына кайттылар. Бразилия, Сингапур, Кытайда булганнар. Хезмәтенең җиңел түгеллеген беләбез, әмма зарланганы юк. Әтисе үлгәндә ун яше тулмаган иде. Буй җиткергәндә ата иңнәре булмады шул, армия хезмәтеннән чын ир булып кайтыр, таянычым булыр дип көтәм...»

- Инзил Самарада хәрби ант кабул итте. Тантанага без дә бардык. Улыбызны солдат формасында күргәч, күңелдә горурлык хисе дә туды, әле үсебрәк тә киткән сыман тоелды, форма бик килешә үзенә. Хәрби хәзерлек узганнан соң, Екатеринбургка күчерделәр. Березовский полкында хезмәт итә. Якташларыбыз да бар икән. Телефоннан көн саен диярлек аралашып торабыз, - дип уртаклашты әнисе Лилия.

Илнур исә армиядән соң контракт буенча Таҗикстанга киткән.

- Армия тормышын күреп кайткан иде инде. Авыр булса, үзе теләп кабат китмәс иде. Бик җиңелдән дә түгелдер, билгеле, тау араларында көннәр буе күнегүләр узабыз, ди бит. Димәк, ир-егеткә сынаулар да кирәк. Сөйләшеп торабыз, баштарак сагына иде, кыен дип зарланмады. Табигате искиткеч матур бу якларның, җәй кебек җылы, - ди телефоннан сөйләшкәндә. - Ил-көннәр тыныч булсын, ир-егетнең бурычы бит инде ул илне саклау, - ди әнисе Зөлфия. - Исән-сау гына була күрсен, илләр тыныч булсын.

Әнә шулай мул ризыклы чәй өстәле артында узды очрашып сөйләшү. Әниләр улларының кечкенә чакларын, мәктәптә укып йөргән вакытларын искә алдылар. Сагыналар шул инде әниләр. Клуб утырышына килүчеләр, китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова аларга сабырлык, улларының, ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Казаклар авылы клубында да 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары, төрле яшьтәге ир-егетләр арасында ярышлар узды.

Иң беренче итеп ир-егетләр мылтыктан атуда көч сынашты, аннан соң шахмат уены аркылы үзләрен сынады.

Ату буенча ярышта катнашучылар хәйран иде. Шуңа күрә дә оештыручылар җиңүчеләр өчен дүрт урын булдырдылар. Әлеге ярышта иң-иңнәре дип Радик Ямалов (I урын), Алмаз Әхмәтвәлиев (II), Әзһәр Сираев (III), Нәфис Сираев (IV) табылды. Шахмат буенча ярышта иң зирәкләр исеменә Алмаз Гыйльфанов (I урын), Әзһәр Сираев (II) һәм Булат Ямалов (III) лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, котлау сүзләре әйтелде. Әлеге бәйрәм чарасы авылның ир-­егетләре өчен чын мәгънәсендә истәлекле һәм күңелле үтте, дип хәбәр итә Казаклар авылының клуб мөдире Зилә Низамова.

Безнең Кнәз авылында Ватанны саклаучылар көнендә «Солдат хатларын укыганда» дигән кичә үткәрү традициягә әверелде. Быел да уздырдык без тойгыларга бай бу кичәне. Авыл җирлеге башлыгын, ветераннарны, кайнар нокталарда һәлак булган солдатларның һәм бүген хезмәт итә торганнарының ата-аналарын чакырдык.

Гадәттәгечә, бүген армиядә хезмәт итә торган солдатларның һәм командирларының Рәхмәт хатларын укыдык. Авылдашлар Марий Эл республикасы, Түбән Новгород өлкәсеннән, Владикавказ, Байкал буе хәрби частьларыннан килгән хатларны кызыксынып, горурланып тыңладылар. Аннары авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, районның сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының җәмәгать советы рәисе Айбулат Якупов залдагы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән җылы котладылар.

Солдат хатларын уку концерт номерлары белән аралашып барды. Ахырдан залдагылар, бер минут тын калып, кайнар нокталарда һәлак булган солдатларны искә алдылар, әти-әниләренә тере чәчәкләр бүләк иттеләр.

Кичәне «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Оксана Абрамова алып барды, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Шилнәбаш авылы мәдәният йортында «Тугры хезмәт итәм - бернәрсәгә борчылмыйм» («Верно служу - ни о чем не тужу») дигән тематик кичә узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде, шуңа күрә бәйгеләрдә егетләребез катнашты.

- Сез - булачак солдатлар, ә аларга дуслыкка тугрылык, сүзеңдә тора белү, кыюлык, батырлык хас булырга тиеш. Армиянең нинди булуы сезнең һәрберегезгә бәйле. Чын солдат булу өчен бик күп сыйфатлар кирәк, - диде китапханә мөдире Нурзилә Бариева егетләргә мөрәҗәгать итеп. Аннары ярышлар - егетләрне ныклыкка, тапкырлыкка сынаулар башланды. Егетләр ике командага - «Көч» һәм «Ихтыяр» командаларына бүленде. Бәйгеләр бик күп төрле иде. Сорауларга җаваплар бирделәр, гер күтәрделәр, «Исеңә төшер» дигән конкурста егетләр Бөек Ватан сугышы турында фильмнарны искә төшерделәр, «Снайпер» конкурсында төгәллек, төзи белү сыналды, «Батырлар», кул сугышы бөйгеләре, «Викторина», «Интеллектлы уен» конкурслары гөр килеп барды. Егетләр барысы да сынауларны әйбәт үттеләр, армиядә дә шулай булсыннар, сынатмасыннар дип алкышлады аларны зал, дип хәбәр иттеләр Шилнәбаш авылыннан.

Иске Дөреш егетләре хезмәттә - Кара диңгез флотында.

- Минем оныгым - Рамил Сәлахов Севастополь шәһәрендә хәрби ант бирде дә, озак тормады Симферополь шәһәренә күчерделәр. Шулай ук безнең авылдан Самат Хәйруллин да оныгым белән бергә хезмәт итә. Алар туганнар да, бергә мәктәптә укыдылар. Иске Дөрешнең 9 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарманның Аграр колледжын тәмамладылар. Шунда укыган дәвердә машина йөртү таныклыгы да алдылар. Рамил белән Самат икесе дә тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерделәр. Бергәләшеп «Кама» агрофирмасында да эшләп йөрделәр әле, - дип сөйләп китте Фәридә Сәгыйдуллина. - Аллага шөкер, телефон бар, сөйләшеп-аралашып торабыз. Әле күптән түгел генә аларны Волгоградка чаңгы ярышларына җибәргәннәр. Санкт-Петербург шәһәрендә дә булып кайтырга өлгергәннәр. Рамил белән Самат авылда да спортны яраталар иде, сәламәт яшәү рәвешен алып бардылар. Армиядә хезмәттә булганда да әлеге шөгыльләрен ташламаганнар. Исән-сау кайтсыннар гына, - диде Фәридә ханым.

Иске Дөреш авылыннан бүгенге көндә тагын бер егет Илнур Сәхабетдинов та армия хезмәтендә хәрби чыныгу үтә. Севастопольдә - Кара диңгез флотында хезмәт итә ул.

Райондашларыбызга туган өйләренә, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев