Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда күпме сөт савалар?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тәүлеклек тулаем савым 95,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елгыдан 4,7 тоннага артык. Тәүлеклек савым «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»ндә генә арта, калган хуҗалыклар минуска эшли. Бер сыердан 18 килограмм сөт савып алына. 

«Быел савым сыерларны җәйге лагерьларда асрау отышлы түгел, чөнки үләннәр кибеп, корып бетү сәбәпле, малларны ирекле көтүгә алып чыгуның мәгънәсе юк. Шуңа күрә 25 августка терлекләрне фермаларга кайтарырга кирәк», – диде хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Ул шулай ук маллар өчен торакларда җилләтү һәм су бөркү системалары урнаштырырга һәм көйләргә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев