Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм ясадылар

«Шәфкать» үзәге белгечләре һәм «Спорт хәрәкәтләре» республика региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә өлкәннәр ункөнлеген дәвам итеп, Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына бардылар. Чара шашка һәм дартс уеннарыннан башланды. Шашка уены өлкәннәрнең яшьлек көйләре астында узды. Аннары социаль педагог бу йортта яшәүчеләр өчен «Мин Советлар Союзында тудым» дигән...

«Шәфкать» үзәге белгечләре һәм «Спорт хәрәкәтләре» республика региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә өлкәннәр ункөнлеген дәвам итеп, Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына бардылар. Чара шашка һәм дартс уеннарыннан башланды. Шашка уены өлкәннәрнең яшьлек көйләре астында узды.

Аннары социаль педагог бу йортта яшәүчеләр өчен «Мин Советлар Союзында тудым» дигән темага викторина уздырды. Өлкәннәр ул чордагы ашамлык исемнәрен, аларның бәяләрен, көнкүреш техникаларының атамаларын бик теләп искә төшерделәр. Аннары әби-бабайлар хәрәкәтле спорт уеннарында катнаштылар.

Ярышларда җиңүчеләрне «Спорт хәрәкәтләре» оешмасы рәисе ярдәмчесе Азат Хаҗиев бүләкләде. Өлкәннәргә Грамоталар, медальләр, чәй эчү өчен матур чынаяклар бирелде. Бүләкләрне алырга шәһәр Советы депутаты, «Спорт хәрәкәтләре» оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев