Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карантин режимы кертәчәкләр

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Роспотребнадзорның район буенча баш санитар табибы Фәргать Гыйззәтуллин салкын тидереп, грипп белән авыручылар саны кискен артып киткәндә мәгариф учреждениеләрендә карантин режимын кертергә, кешеләр күп җыела торган чараларны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев хәбәр итүенчә, әлегә райондагы мәктәп һәм балалар...

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Роспотребнадзорның район буенча баш санитар табибы Фәргать Гыйззәтуллин салкын тидереп, грипп белән авыручылар саны кискен артып киткәндә мәгариф учреждениеләрендә карантин режимын кертергә, кешеләр күп җыела торган чараларны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев хәбәр итүенчә, әлегә райондагы мәктәп һәм балалар бакчалары гадәти режимда эшли. Укучыларның 25 проценты авырганда укуларны туктату ихтималы бар. Әмма бу карар мәктәп җитәкчелеге тарафыннан, район мәгариф бүлеге белән килешенгән хәлдә кабул ителә. Балалар арасында авыручылар саны арта бара. Ул кайбер мәктәпләрдә 3-5 процент тәшкил итә. Шилнәбаш, Калмия мәктәпләрендә авыручылар шактый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: здоровье карантин сђламђтлек

2
X