Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Канатлар очканда ныгый

Чаллыга килгән саен «Якты юл» газетасы редакциясенә кермичә китми иде. Биредә аның дуслары, фикердәшләре күп. Авыл хуҗалыгы бүлегендә шагыйрь Хәниф Хөснуллин, баш мөхәррир Дамир Вагыйзов, фотохәбәрче Фәрит Шәйхетдинов, күрше бүлмәдә инвалидлар оешмасы җитәкчесе, шигырь җанлы Миркадәм Матшин эшли. Алар белән аралашып, эчкерсез әңгәмә кора Мәҗит, күңеленә җан азыгы алып китә...

Шигърият, сәнгать, җыр-моң турында үзешчән композитор һәм хәбәрче Мәҗит Зәйнуллин белән рәхәтләнеп, бөтен көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсең. Ул һәр өлкәдә бик мәгълүматлы, тирән фикерле, авылда музыкаль сәнгатьне үстерү турында сәгатьләр буе сөйли ала. Бу юлы шагыйрь Хәниф Хөснуллинга бер тәлгәш шигырьләрен алып килгән. Шунда Мәҗит берничәсен укып та бирә:

Чапма вакыт, ашыктырма мине,
Бик күп әле үрләр менәсем.
Үткән өчен йөрәк елап туймый,
Күпме әле алда күрәсем?
Мин күрәсен башка кеше күрмәс,
Өлешемә тигән көмешем.
Тик шул елак йөрәк тигез типсен,
Көрәшергә әле өметем.

Әйе, ул холкы белән көрәшче иде. Яңалыкка омтылды, үз мәсләген алга сөрде, гаделлек, хөрлек, тугрылык өчен көрәште, аумакайларны, тәлинкә тотучыларны, ришвәтчеләрне, акча колларын фаш итәргә, каләме белән чыбыркыларга тырышты.

Халыктан ишеткән тапкыр сүзләрне, йомры җөмләләрне, мәзәкләрне куен дәфтәренә теркәп куя иде. Шундыйларын укып та күрсәтә: «Бернинди дәвага бирешмәүче чир - комсызлык», «Атта да, тәртәдә дә бар, дияргә яратабыз, ә аларның хуҗасы турында ләм-мим». Кайберләрен газета укучыларына да тәкъдим итә.

Бервакыт Мәҗит, бу 2005 елның язы иде, мөстәкыйль иҗтимагый-нәфис газета чыгару уе белән янып йөрде. Газетаның юнәлеше, мәсләге турында минем белән дә киңәште. Иҗат кешеләрен туплавын, әсәрләрен матбугатта бастырып, халыкка җиткерүне бик мактаулы эш дип санадым. Әмма көчле, бай иганәчеләр булмаганда, татарча газетаны тоту һәм тарату бик авырга туры килер дип кисәттем. Мәҗит исә бик тәвәккәл, үз дигәнендә торучы кеше иде. Милләт өчен эшләвемне танырлар, улым Илгиз белән башлаган изге эшебезне хуплаучы изге ярдәмчеләр табылыр дип, 2005 елның июнендә «Канатлар» дигән исем астында газетаның беренче санын дөньяга чыгара. Архивымда газетаның шул тарихи саны сакланып калган. Мөхәррире Мәҗит Зәйнуллин «Канатлар ныгысын» дигән мәкаләсендә укучыга мөрәҗәгать итеп болай дип яза: «Авыл-район җирлекләрендә тыйнак кына яшеренеп иҗат белән шөгыльләнүче кешеләрне барлауны һәм аларны чит төбәкләрдә дә танытуны максат итеп куябыз. Тукай әйтмешли, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».

Бу канатлы сүзләр газетаның байрагына әйләнә. Газета эшенең шактый катлаулы икәнлеген белгән хәлдә, үз тирәсенә иҗат әһелләрен туплап, Мәҗит Зәйнуллин «Канатлар»ны шактый укылышлы итәргә тырыша: яңа рубрикалар ача, тиражын 1200 данәгә җиткерә. Үзен оста оештыручы-матбугатчы, журналист итеп таныта. Бу хакта газета битендә «Кем ул мөхәррир?» дигән язмасында үз уй-фикерләре белән уртаклаша. Мөхәррирнең оештыру сәләтеннән тыш, һөнәри сизгерлеге - иҗат кешесенең күңелендә ни кайнаганын вакытында белеп, ярдәм кулы суза белүенең дә зарурлыгын әйтә.

Җил уңаена түгел, үзе булып калды

Шушы көннәрдә кулыма Мәҗит Зәйнуллинның «Эчемдәге - тышымда» дигән китабы килеп керде. Яңа Бүләк авылыннан сеңлесе Тәлига истәлек итеп җибәргән. Биредә авторның төрле елларда язылган хикәяләре, очерклары, эсселары, парчалары һәм юморескалары, публицистик язмалары һәм шигырьләре туплап бирелгән.

Ничәмә еллар узса да, автор каләменнән төшкән язмалары бүгенге укучы куңеленә дә хуш килә, аның уй-фикерләрен кузгата, туган җир, кешеләр язмышы турында тирәнтен уйландыра. Кеше язмышы, аның яшәеше, үзара мөнәсәбәтләре журналист Мәҗит Зәйнуллинны даими кызыксындыра. Илдәге үзгәртеп коруларга битараф кала алмый. Үзенең туган авылы Яңа Бүләге һәм аның җанга якын кешеләре, әнисе, әтисе, туганнары, дуслары турындагы язмалары җылы хисләр, шатлыклар, сагыш-үкенүләр белән сугарылган. Менә авылдашы, данлыклы җырчы Илһам Шакиров турындагы «Моң даһие» дигән язмасында автор моң иясенең бөеклеген купшы сүзләр белән түгел, бәлки иҗат лабораториясенең эченә кереп: «Озын четерекле көйләрне - халык җәүһәрләрен, бай хәзинәсен халыкның үзенә янәдән эшкәртеп кайтаруны, бүләк итүне минем изге бурычым дип аңлап, бөтен нечкәлеген, аһәңен тоеп башкарудан килә», - дип тәфсилләп яза М. Зәйнуллин. Бу сыйфатка бик сирәк җырчылар гына ия була алуын әйтә.

«Яңа Бүләгем - туган җирем, туган нигезем» дигән язмасында Таулык авылыннан беренчеләрдән күчеп, Яңа Бүләккә нигез салучы гаиләләр арасында әтисе һәм бабасы булуына аеруча горурлана Мәҗит. Илһам Шакиров үрнәгендә үсеп чыккан дистәләрчә җырчыларның исемнәрен атап, зур сәхнәләрдә чыгыш ясауларына сөенеп бетә алмый. Авыл тарихында лаеклы урын алган, озак еллар «Игенче» күмәк хуҗалыгын җитәкләгән олпат зат - Шамил ага Гыймадиев турындагы язмасы да якты хисләр уята.

Туган авылы, аның ямьле табигате Мәҗиткә илһам өстәп көч биреп тора. «Исәнме, әткәй» хикәясеннән тыш, күп кенә шигырьләре туган якка багышланган, аларда сагыну, җирсү хисе көчле. «Яңа Бүләк - туган авылым», «Танырлар», «Сагыну» шигырьләре шундыйлардан. Кайберләре көйгә салынып халык арасында танылып өлгерде, җыр итеп башкарыла. Мәҗитнең икенче бер иҗади эше - композиторлык һәвәслеге.

Шауласын, гөрләсен безнең җыр

Монысы кайчан башланган? Сугыштан соң 1947 елның 15 сентябрендә туган малай бик яшьләй әтисе балта остасы Габдулланың, колхозчы әнисе Тайфәнең моңлы итеп җырлаганнарын ишетеп, тыңлап үсә. Әтисен авылда бик оста сандык, шкаф ясаучы буларак беләләр. Ул эш арасында авыз эченнән көйли-көйли җырлар суза. Абыйсы Хәмит тә гармунга тартыла. Әтисе улының кеше гармунында көй чыгарырга тырышуын күреп, сарыгын сатып булса да, гармун алып бирә. Җиде балалы гаиләдә өй эче гармун моңына күмелә: кайсы кушылып җырлый, кайсы гармун тарта. Мәҗит көйгә үтә сизгер, тиз отып ала, гармунда уйный да башлый. Кечкенә гармунчыны сәхнәгә чакыралар. Шулай итеп, ул сихри музыка дөньясына бик иртә керә, җиденчене бетерүгә әти-әни ризалыгын алып, музыка мәктәбенә Казанга чыгып китә. Мәҗитне консерватория каршысындагы махсус музыка мәктәбенә укырга алалар. Аны яхшы билгеләренә тәмамлагач, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге институтта тынлы уен коралы валторнада уйнау һөнәрен үзләштерә. Әмма шәхси тормышында килеп туган сәбәпләр аркасында институттан китәргә мәҗбүр була. Туган авылына кайтып, музыка дәресләре алып бара башлый.

- Үз эшенә бирелгән оста белгеч. Балаларда музыкага хөрмәт сеңдерә белде. Төрле концертларда, фестивальләрдә катнашып, балаларыбыз дипломнарга һәм төрле бүләкләүләргә лаек булалар иде, - дип искә ала Мәҗит Зәйнуллинны мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов.

Мәҗит Зәйнуллинның Сарманда тынлы оркестр оештыруын, ноталар язып эшкәртүен, композиторлык эшчәнлеген югары бәяли Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Татарстан һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе Риф Гатауллин. Аның киңәше һәм тәкъдиме белән Мәҗит Зәйнуллинның «Әнкәм фатихасы йөртәдер» дигән җырлар җыентыгы (Казан, 2013 ел) басылып чыкты. Анда М. Зәйнуллинның үзенең һәм төрле автор сүзләренә язган 46 җыры тупланган. Авторлар арасында шагыйрәләребез Гөлшат Зәйнәшева, Шәмсия Җиһангирова, Рәзинә Мөхияр сүзләренә иҗат иткән көйләре күп.

Радиодан һәм телевидениедән танылган җырчыларыбыз Фердинант Сәләхов башкаруында «Ялгыз яфрак» (Зөләйха Закирова сүзләре), Зөһрә Шәрифуллина башкаруындагы «Бәхет кошым син» (сүзләре һәм көе Мәҗит Зәйнуллинныкы) җырларын еш ишетергә туры килә.

Якты дөньядан иртә китсә дә, аның иҗаты, җыр сәнгатенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Җырлары, шигырьләре cәхнәләрдән яңгырый. Аларны үзе тәрбияләгән шәкертләре башкара. Мәҗит Зәйнуллин үзенең таланты, иҗаты белән алгы сызыкта, яшьләребезне туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев