Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан басымы үзе төшәр дип көтәсе түгел, дару эчәргә кирәк

Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин йөрәк-кан тамырлары авырулары елына йомгак ясады. Үлемнәрнең төп сәбәбе - кан басымының югары булуы дип билгеләп үтте ул. Шулай ук кандагы холестерин, шикәр күләмен һәрвакыт үлчәп, контрольдә тотарга киңәш итте. Әгәр күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдән югары икән, һич кичекмәстән дару эчәргә...

Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин йөрәк-кан тамырлары авырулары елына йомгак ясады. Үлемнәрнең төп сәбәбе - кан басымының югары булуы дип билгеләп үтте ул. Шулай ук кандагы холестерин, шикәр күләмен һәрвакыт үлчәп, контрольдә тотарга киңәш итте. Әгәр күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдән югары икән, һич кичекмәстән дару эчәргә кирәк, диде ул. Кан басымын кече яшьтән үк үлчәү мәҗбүри. Читкә тайпылулар булган очракта препаратларны табиб билгеләргә тиеш. Баланың үзенең дә сәламәт үсү өчен ничек яшәргә - күбрәк хәрәкәт итәргә, компьютер, телевизор каршында, гаджетларда озак утырмаска кирәклеген белеп торуы мөһим. Шулай ук бездә яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану дәрәҗәсе түбән. Бу да йөрәк-кан авыруларының бер сәбәбе, дип белдерде сәламәтлек саклау министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев