Камил Нәҗмиев: «Һәр кешегә уңайлы яшәү шартлары!»
Агымдагы елга нәтиҗә ясау, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү һәм алдагы елга максат һәм бурычлар хакында район башлыгы белән әңгәмә кору – җирлегебез халкы өчен кызыклы булыр. Халык саны һәм территориясе буенча да, шәһәр яны районы булуы белән дә үзенчәлекле булган Тукай районы белән җитәкчелек итү – катлаулы һәм бик авыр вазыйфа. Шулай булуга да карамастан район башлыгы Камил Нәҗмиев әңгәмә өчен вакыт бүлде.

– Камил Римович, Тукай районына килеп эшли башлавыгызга нибары елдан артык. Бу – район башлыгы өчен күп вакыт түгел. Шулай да, кайбер нәтиҗәләр турында сөйләргә мөмкин дип уйлыйм. Шушы җаваплы эшкә алынгач куйган төп максатыгыз?
– Җәмгыятьнең төп байлыгы – үз илен-җирен яратучы, эшчән халкы. Максатым – районда яшәүчеләрнең тормыш-яшәеше, көнкүреше һәм эш шартларының уңайлы булуын тәэмин итү. Районда агымдагы ел башына 52 мең 570 кеше теркәлеп яши. Шәһәр яны районы буларак, бакчачылык ширкәтләренең күп булуын да искә алырга кирәк. Социаль инфраструктура, юллар төзелешендә болар да искә алына. Җәмәгать урыннарын үстерү дәүләт программасы кысаларында җирлегебездәге парк, сквер, бульварлар төзекләндерелде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Яңа поселогындагы «Г.Тукай исемендәге» ял паркында республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашында Мемориаль комплекс ачылды. Бу уңайдан шуны да әйтәсем килә, МХО зонасына районыбыздан барлыгы быел 237 тонна гуманитар ярдәм озатылды. Үзем җиде тапкыр йөк төялгән конвойны озата бардым, батыр ир-егетләребез белән аралаштым. Ил азатлыгы өчен көрәшүче геройларыбызга, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә чиксез рәхмәтлебез. Хәрбиләребезне һәм аларның якыннарының социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә алдагы елда да кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.
Райондагы 23 авыл җирлегендәге кече һәм зур авыллар, зур поселокларда социаль инфраструктура үсә, ныгый. Авылларны саклап калу буенча күп эш башкарыла. Бу – мәгарифне үстерү, сәламәтлек саклау сферасына зур игътибар бирү, агросәнәгать тармагын үстерүне үз эченә ала.
– Камил Римович, Тукай исемен йөртүче районда яшәүче балаларга туган телебез, мәдәниятебезне үстерү, тарихи мирасыбызны саклау, милли үзаң формалаштыру буенча ниләр эшләнә?
– Безнең районда 22 гомумбелем бирү мәктәбе, бер интернат-мәктәп, 19 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, мәктәптән тыш эш үзәге эшләп килә. 2025-2026 уку елында район җирлегендә 5055 укучы, 1677 сабый балалар бакчасына йөри. Күпмилләтле төбәк буларак, милли мәгарифкә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятыбызны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү әһәмиятле бурычлардан санала. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында 433 бала тәрбияләнә, 11 рус телле балалар бакчаларында татар төркемнәре эшләп килә. 14 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. Татар мәктәпләрендә 1575 бала укый, 6 рус мәктәбендә татар сыйныфлары ачу дәвам иттерелә. Шунысы сөенечле, 110 укучы төп дәүләт имтиханы итеп татар телен сайладылар һәм уңышлы тапшырдылар. 2025 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаган 102 укучы БДИны уңышлы тапшырып аттестат алды. Шулар арасыннан 17 укучы – I дәрәҗә, 9 укучы – II дәрәҗә «Укуда ирешкән уңышлары өчен» медаленә ия булдылар. Рияз Шәймәрданов информатикадан 100 балл, 22 чыгарылыш сыйныфы укучылары югары балл җыйды.
Педагогларның статусын күтәрү һәм стимул ясау максатыннан бирелә торган район башлыгы Грантына 14 педагог лаек булды.
Шунысын да әйтәсем килә, район җирлегендәге мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрдә балаларда ватанпарвәрлек тәрбияләү буенча зур эш башкарыла. МХО барган чорда бу аеруча зур әһәмияткә ия. Мәгариф хезмәткәрләре, укучылар тырышлыгы белән МХО зонасына җибәрелгән 67 гуманитар ярдәмдә аларның өлеше зур булды.
Җирлегебез мәктәпләрендә эшләүче укытучылар республика, Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып призлы урыннар яулап торалар. Берничә укытучы «Иң яхшы укытучы», «Авыл укытучысы» һәм башка дәүләт грантларына ия будылар. Мәгарифебезне үстерүдә белем бирү учреждениеләренең төзек, заманча булуы зур роль уйный. 2025 елда Кече Шилнә гомумбелем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясалды һәм аңа янкорма төзелде. Алдагы елда да төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен башкару күздә тотыла.
– Сәламәтлек – иң зур байлык. Бу сферада алга китеш күзәтеләме?
– Шунысы сөенечле, районда халыкның сәламәтлеген саклау буенча алга китеш бар. Җирлегебездә яшәүче халыкка Тукай районы үзәк хастаханәсендә, 5 амбулаторийда, 23 авыл җирлегендәге 56 ФАПта хезмәт куючы табиблар, фельшерлар, шәфкать туташлары медицина хезмәте күрсәтә. 2025 елда кадрлар белән тәэмин ителү буенча да үсеш күзәтелә – табиблар белән 90,75%, урта медицина хезмәткәрләре белән штатны тулыландыру 98,9% тәшкил итә. Быел максатчан белем алу программасы буенча 4 табиб һәм 10 медицина хезмәткәре (фельдшер, шәфкать туташы) эшкә урнашты. Врач-пульмонолог А.Яковлева социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырту өчен 800 мең сум грант һәм 4 фельдшер «Земство фельдшеры» программасы буенча компенсация түләүләре алдылар. «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча Яңа Байлар, Иске Дөреш, Борды авылларында ФАП ачылды һәм Шилнәбаштагы ФАПка капиталь ремонт ясалды.

– Камил Римович, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате тармагында башкарылган эшләргә кыскача тукталсак?
- Безнең тарафтан гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый инициативалар республика рейтингында беренче бишлеккә керүдә әһәмиятле роль уйный. Бу Тукай районының бар яклап та тотрыклы һәм перспективалы булуын күрсәтә. Чагыштыру өчен әйтәм, 2024 елда тулай территориаль продукт күләме 69,8 миллиард сум булса, 2025 ел нәтиҗәләре буенча аның үсеше 73,9 миллиард сум, бу 106% тәшкил итә. Бу үсешкә төп секторлар сәнәгать авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелде.
Безнең аграр сектор авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе буенча Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында алдынгы урынны алып тора. Чәчүлек җирләренең гектарына исәпләгәндә тулаем продукция 67,8 мең сум тәшкил итә. Республика соципаль-икътисадый үсеше рейтингында без 1 урында. 2025 елда җитештерелгән продукциянең гомуми күләме 33 миллиард сумга җитә.
Республикабызда быел 4,5 млн тонна ашлык суктырылды. Бу уңышларда районыбыз өлеше зур – 156 мең тонна ашлык урып-җыйдык. Гектарыннан уртача 42,2 центнер чыкты. Республика күләмендә яхшы дан алган: «Сәйдәшев исемендәге», «Гигант» җитештерү предприятиеләре, «Ирек» җитештерү кооперативы игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек тармакларында алдынгылар сафында. «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Әнәк» Агрофирмасы ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалы, «Кама» агрофирмасы, «Ярыш» җитештерү предприятиесе, Россия күләмендә танылган «Миннехуҗина» КФХ, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче «Минеханов» КФХлары – районыбыз данын яклаулары, ил табынын ризыклы итүдә зур өлеш кертүләре белән абруй казандылар.
Терлекчелек – авыл хуҗалыгының ел тәүлеге ал-ял белмичә эшләп торучы мөһим тармагы. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче тармакта җиң сызганып эшләүчеләр тырышлыгы белән мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнде. Район буенча 7399 тонна печән һәм 16537 тонна салам әзерләнде, 78684 тонна сенаң һәм 94277 тонна силос салынды. Бүгенгесе көндә район җирлегендәге җитештерү предприятиеләре, һәм эре КФХларда 11150 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 4082 баш савым сыеры. Тәүлеклек тулаем савым – 84,8 тонна тәшкил итә, (Һәр сыердан уртача 20,8 килограмм сөт савыла.) Бер елга сөт савуның гомуми күләме 28,3 мең тоннага җитте.
Шуны да әйтәсем килә – районыбызда югары һәм сыйфатлы продукт бирә торган савым сыерлар асралуга зур әһәмият бирелә. Терлекләрне асрау технологиясе елдан ел яхшыра, замана таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләшә. Терлек асрала торган биналар, саву заллары заманча җиһазлар, техника белән тәэмин ителә.
Район җирлегендәге «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ республикада кош итенең 38% ын җитештерә. «Камский Бекон»да 51% дуңгыз ите җитештерелә.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү динамикалы үсә, шуннан чыгып алдагы елларда 1,56 проценттан 1,68 процентка кадәр үсәр дип фаразлана. Әлеге тармакта хезмәт куючыларның хезмәт хакы агымдагы елда 86 мең 392 сум.
Шушы елның 11 аена тере үлчәүдә (в живом весе) 138,5 мең тонна мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерелде. Бу – республика күләмендә җитештерелгән барлык итнең 37% ын тәшкил итә.
Тулай территориаль продуктның 21% ын авыл хуҗалыгы тармагы, 20,5 % ка якын өлешен сәнәгать тармагы җитештерә. Безнең җирлектә эре сәнәгать cекторларыннан «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «”Раритэк” автомобиль заводы», «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Эссен-продакшн», «Челныхлебопродукт», «Аэропорт Бегишево», «Набережночелнинский элеватор» акционерлык җәмгыятьләре һәм башкалар эшли. Аларның үсеше, модернизацияләнүләре районыбызның, республикабызның икътисадый яктан тотрыклы булуында әһәмиятле роль уйный.

– Инвестицияләр?
– Агымдагы елда районыбызда инвестиция күләме 26,9 миллиард сум тәшкил итә. Агымдагы елның июлендә Рәүф Миннеханов җитәкчелегендә үткәрелгән инвестицион советта Тукай районы буенча «Тукай» мультимодаль сәнәгать комплексын төзү хупланды. Әлеге проект 42 гектар территория буенча 1,05 миллиард сум инвестицияләүне үз эченә ала һәм тугыз резидент белән килешү төзүне күздә тота. Бу – безнең район өчен заманча сәнәгать һәм инвестицияләр үзәге булу мөмкинлегенә юл ача. 102 гектар җир биләгән территориядә «Мәләкәс» сәнәгать паркы булдыру буенча эш башланды. Инде 11 резидент белән килешү төзелде, юл салу буенча эшләр бара. Бу, үз чиратында, инфраструктураны модернизацияләү, өстәмә рәвештә инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру, бюджетка салым акчалары кертү дигән сүз. Дәүләт программалары кысаларында җирле һәм региональ әһәмияттәге 123 км юл норматив хәлгә китерелде.
– Камил Римович, кече һәм урта бизнес эш урыннары булдыру, салымнар буенча да районга уңай йогынты ясый. Бу яктан районда эшләр ничек тора?
– Районда кече һәм урта бизнеска зур игътибар бирелә. Җирлегебездә 3290 кече һәм урта эшмәкәрлек субьекты уңышлы гына эшләп килә – бер ел эчендә 449 яңа предприятие ачылып анда 12 477 кеше хезмәт куя. Тукай районында эшләүче бизнесменнар үз эшләрен җәелдерү өчен федераль, төбәк программаларын уңышлы куллана.
Авыл хуҗалыгы – икътисадны әйдәүче тармак. Җирлегебездә яшәүче халыкның яшәеше, алдагы көнгә өмете агросәнәгать тармагы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүне үз өстебезгә алганбыз икән, бу җитди һәм игелекле вазыйфаны һәр кеше үз урынында ихластан башкарырга тиеш. Авыл җирлекләрендә яшәүче халкыбызны рухи яктан баетучы мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, мәчет-мәдрәсә һәм гайбадәтханәләрдә дини-әхлакый дәресләр бирүче мөгаллимнәр, имамнар авылларыбызны яшәтүче фидакарьләр. Бер-беребезгә ныклы таяныч булып, бердәм булып яшәргә язсын!
Быелгы аеруча үзенчәлекле булды – Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда тукайлылар актив катнашты. 39515 сайлаучы теркәлеп шуның 35001 е тавыш бирергә килде. 2025 ел илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган олы вакыйга – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү белән дә истә калачак. Бу уңайдан җирлегебездәге һәр мәктәптә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында, «Гиндукуш» хәрби-дан музеенда, ял паркларында хәрби-патриотик чаралар, төрле мероприятиеләр үтте. Алдагы ел җирлегебез өчен аеруча истәлекле булачак – Тукай районына – 50 ел. тагын бер мөһим дата – 2026 нчы елда Г.Тукай тууга 140, Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 120 ел була. Данлы һәм шанлы тарихыбызны яшь буынга аңлату, бай мирасыбызны буыннан буынга тапшыру бурычын лаеклы рәвештә башкару өчен алдыбызга максат-бурычлар куйдык. Аны нәтиҗәле үтәү барыбыздан да тора.
Халкыбызда шундый әйтем бар, килен төшкәндә, Яңа ел каршылаганда: “Төкле аягың белән!» – диләр. Узып баручы яшел агач Елан елы эстафетаны Атка тапшыра. Ялларын җилфердәтеп Кызыл ат елы – Утлы Ат елы килә. Төкле аягың белән, Ат елы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев