Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиялеләр ижат концертында мич чыгару күренешен сәхнәләштергән (фото)

Районыбызда мәдәният йортларында «Чишмә башы» ижат концерты конкурслары бара. Калмия авылы үзешчәннәре дә авылдашларыбызга бик эчтәлекле программа күрсәтте. Концертыбызны Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов, аның тормыш иптәше Алмира «Әссәламәгәләйкүм!» җыры белән башлап җибәрде. «Авыллар буенча сәяхәт» күренешен әниләр һәм балалар күрсәтте (39 кеше катнашты. Җитәкчесе - Сәлимова Вера Леонидовна)....

Районыбызда мәдәният йортларында «Чишмә башы» ижат концерты конкурслары бара. Калмия авылы үзешчәннәре дә авылдашларыбызга бик эчтәлекле программа күрсәтте.

Концертыбызны Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов, аның тормыш иптәше Алмира «Әссәламәгәләйкүм!» җыры белән башлап җибәрде. «Авыллар буенча сәяхәт» күренешен әниләр һәм балалар күрсәтте (39 кеше катнашты. Җитәкчесе - Сәлимова Вера Леонидовна).

Җырчыларыбыз: Рафис Әхмәтнуров, Лиана Галимҗанова, Алмира Гыйлфанова, Фәнзия Зәйнуллина, Фәнзәлия Гыйлванова, Гөлназ Фәрхетдинова, кызы Айзилә үзләренен матур җырларын башкардылар. Аннан концертыбызны «Кинәш» өлкәннәр клубы дәвам итте. Алар бик матур «Печән өсте» күренешен тәкъдим иттеләр (12 кеше катнашты, җитәкчесе - Кашбелов Назыйф абый һәм Гөлбостан апа).

Бәйрәмне «Кардәшләр» яшьләр төркеме мич остасы Азат Әһлиевка багышланган «Авылыбыз Әлмәндәре» күренешен күрсәтте. Концертны эчтәлекле итеп китапханәче Алмира Гыйлфанова һәм «Кардәшләр» төркеме җитәкчесе Чулпан Габидуллина алып бардылар.

Барыбыз да сәхнәдә булгач (74 кеше), тамашачы да булмас дигән шикләрем юкка булган, тамашачы залы тулы иде.

Катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәт. Ул көнне авылыбыз дусларча тату итеп бәйрәм итте, дип хәбәр итә Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев