Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядэ Әхмәтов урамы бәйрәме узды (фото)

Калмияда дүрт урам бар. Беренче урам Хаҗи Әхмәтов урамы. Ул сугыш вакытында Җиӊуне якынайту өчен хөкүмәткә бер самолет алырлык акча бирә. Шуныӊ хөрмәтенә бу урам аныӊ исемен йөртә. Икенче урам Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Равил Хаҗиев , өченче урам беренче пионер, комсомол, күмәк хуҗалык оештыручы Хәмәт Усманов, дуртенче...

Калмияда дүрт урам бар. Беренче урам Хаҗи Әхмәтов урамы. Ул сугыш вакытында Җиӊуне якынайту өчен хөкүмәткә бер самолет алырлык акча бирә. Шуныӊ хөрмәтенә бу урам аныӊ исемен йөртә. Икенче урам Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Равил Хаҗиев , өченче урам беренче пионер, комсомол, күмәк хуҗалык оештыручы Хәмәт Усманов, дуртенче урам Яшьләр исемен йөртә. Безнең авылда барлык урамнарда да бәйрәмнәр узды.

Әхмәтов урамыныӊ бәйрәмен Тимербай Тимербулатов оештырды. Аӊа бу эшендә күршеләре, урамдашлары Фидәил Шафиков, Фәнис Зыятдинов, абыйлы-энеле Исмәгыйль һәм Илһам Әхмәтгәрәелар, Александр һәм Фәридә Румянцевлар матди ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәмне укучы кызлар Алия Асылдмарданова белән Язилә Сәхипгәрәевалар алып барды. Бу бәйрәмдә беркем дә читтә калмады.

Үзебезнеӊ яшь артистларыбыз Данил Әюпов, Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, «Йолдызкай» бию ансамбле кызлары, урта буын җырчыларыбыз: Гөлназ Фәрхетдинова, Альмира Г ыйлфанова, Фәнзия Зайнуллина, Лиана Галимҗанова, Ләйсән Салихова, Рафис абыебыз Әхмәтнуровлар үзләренеӊ җырларын бүләк иттеләр. Тимербай Тимербулатов үзе дә әти-әниләргә багышланган бик эчтәлекле җыр башкарды.

Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Аннары Мәүсилә Әхмәтнурова һәм Рәмзия апа Ахкиямовалар пешергән тәмле коймаклар белән чәй өстәле артында дәвам итте.

Барлык урам кешеләре исеменнән Тимербай һәм аның тормыш иптәше Гөлзирә Тимербулатовларга бик зур рәхмәт әйтәбез. Алдагы тормышларында исәнлек саулык һәм шулай актив булуларын теләп калабыз, дип яза Калмия мәдәният йорты мөдире Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев