Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә бәйрәмнәр күңелле уза (фото)

25 сентябрь көнне авылның өлкән кешеләре бәйрәмчә киенеп, мәктәп ашханәсенә килделәр, анда Корбан ашы әзерләнде. Корбан ашын һәрвакыт авылыбызга матди ярдәм күрсәтүче Разим Долфекаров оештырды. Килә алмаган авылдашларыбызга бәйрәм күчтәнәчләре өйләренә өләшенде. Барлык өлкәннәребез, дин әһелләребез, балалар, укучылар зур рәхмәтләрен әйтеп, күңелләре булып, өйләренә таралышты. Авыл халкына кылган изге гамәллэре...

25 сентябрь көнне авылның өлкән кешеләре бәйрәмчә киенеп, мәктәп ашханәсенә килделәр, анда Корбан ашы әзерләнде. Корбан ашын һәрвакыт авылыбызга матди ярдәм күрсәтүче Разим Долфекаров оештырды. Килә алмаган авылдашларыбызга бәйрәм күчтәнәчләре өйләренә өләшенде. Барлык өлкәннәребез, дин әһелләребез, балалар, укучылар зур рәхмәтләрен әйтеп, күңелләре булып, өйләренә таралышты. Авыл халкына кылган изге гамәллэре өчен Аллаһы Тәгалә Разимнын үзен зурласын.

Октябрь аенда өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Безнең авыл җирлеге дә бу матур гамәлдән читтә калмады. 1 октябрь көнне Калмия мәдәният йортында чәй өстәле әзерләнде. Бу бәйрэм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмне китапханәчебез Алмира Гыйлфанова бик эзлекле итеп алып барды. Балалар бакчасы, укучылар, авылыбыз яшьләре, музыка мәктәбе өлкәннәребез каршында рәхәтләнеп чыгыш ясады. Бу бәйрәмне оештыруга авылыбыз депутаты Газинур Вильданов зур өлеш кертте. Барлык әзерләүчеләргә, катнашучыларга, матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга зур рәхмәт!

2 октябрь көнне Калмаш авылында районкүләм мөнәҗәтләр кичәсе узды. Анда авылыбыз абыстае Хаҗиева Мәрьям эчтэлекле мөнәҗәте белән чыгыш ясады. Аңа алдагы тормышында исәнлек-саулык, озын гомер, шатлык теләп калабыз!

Шулай ук, 3 октябрьдә Малтабар авылында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм булды. Кечкенә җырчыларыбыз Айзилә, Данил, игезәк кызларыбыз - Чулпан һәм Сөмбел үзләрнең матур җырларын бүләк иттеләр. Малтабар авылы өлкәннәре дә Зөләйха апа, Мәсхүт абый, Гөлфия апа авылдашларын котлап, җырлар башкардылар, дип яза Калмия мәдәният йорты мөдире Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев