Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия үткәннәргә «кайтты»

Чираттагы шәҗәрә бәйрәменә без Калмия авылына җыелдык. Алдан ук әйтеп куясы килә – ут күршеләр авыл тарихын өйрәнеп, халыкка җиткерү, кызыксындыру, бергәләшеп үткәннәргә кайтып килү максатында бик күп эшләгәннәр, бай материал тупланган.

Залдагы тематик күргәзмә-ләр белән танышып йөргәндә үк бик күп кызыклы нәрсәләргә тап буласың. Әнә, гармуннар күргәзмәсе. Төрле кулларда сандугачтай сайраган милли уен коралыбыз. Янәшәсендә, шуны дәлилләгәндәй, Наил Хаҗиев тальянда сыздыра. Татар халык ашлары күргәзмәсендә бәйрәмнәрдә-туйларда өстәл-ләребезне бизи торан нинди генә милли ризыклар юк! Мәктәп коллективы әзерләгән күргәзмәдә тарихи язмалар, төрле елларда укып, тормыш агымына кушылып киткән элеккеге укучыларның кул эшләре. Умарталык, мотоцикллар музее... «Киңәш» ветераннар клубы әзерләгән «Серле сандык»тагы борынгы милли әйберләр үзләре үк чал тарих ядкарьләре. Аны әле клубчылар мөнәҗәтләр әйтеп тә тулыландырды.
Бәйрәм Эвелина Сәлимова иҗат иткән «Татарстан – туган ягым» дигән җыр белән башланып китте. Чыгышлар арасындагы концерт номерлары, авылда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләре, үзешчәннәр башкарган җырлар бәйрәмгә якты бер нур өстәде.
Хезмәт ветераны Камил Сәхәпов бүгенге көндә авыл тарихын китап итеп әзерләү белән мәшгуль икән. «Бу эшне укытучы, шагыйрәбез Зөләйха Закирова башлап җибәргән иде. Минзәләдә яшәүче тарихчы Юныс абыйдан күп мәгълүмат алдык, архивта да эзләндек, эш дәвам итә», – диде ул. Димәк, тарих китабы булачак һәм килер буыннарга мирас булып калачак. 
Авылга нигез салынган ел төгәл генә билгеле түгел. «1780 елларда авылда мәчет булуы билгеле. Архивтан 1807 елда мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең исемлеген алдык. Калмия борынгы авыл, димәк», – диде район мөхтәсибе Җәүдәт Харрас бу җәһәттән.
1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Бинасы да булмый. Балаларны мулланың ак мунчасында укыталар. 1959 елда агач мәктәп төзелә. Ә 1996 елда элеккеге президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән менә дигән яңа мәктәп һәм балалар бакчасы сафка баса, ачу тантанасында илбашы үзе дә катнаша.
Бөек Ватан сугышы авыл тарихында үзенең кайгы-югалтулары белән тулы эзен калдыра. Илне сакларга 371 кеше китә, шуларның 261енә туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булмый.
Бәйрәм барышында бик күп тарихи вакыйгалар, авыл тормышында югалмас эз калдырган шәхесләрнең исемнәре олылап телгә алынды. Авыл җирлегендә, мәсәлән, 1930 елда «Кызыл йолдыз» колхозы төзелә. Оештыручысы, беренче җитәкчесе Хәмәт Усманов була. Аннан соң хуҗалыкның исеме «Искра» дип үзгәртелә.
Авылда дүрт урам бар. Беренчесе Хаҗи Әхмәтов исемен йөртә. Ул колхоз умартачылыгында эшләгән. 1943 елда үзенә тигән ике центнер балны сатып, самолет төзү өчен 100 мең сум акча биргән. Икенче урамга Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Равил Хаҗиев исеме бирелгән. Өченче урам авылның танылган кешесе, «Кызыл йолдыз» колхозы рәисе, комсомол оешмасы секретаре, активист Әмәк Усманов исемен йөртә. Дүртенчесе – Яшьләр урамы. Бу урамнарга исем бирелгәндә барысы да исәпкә алынган. Киләчәк буын авылның үткәнен белеп торсын, тарихи затлар онытылмасын өчен эшләнгән.
Калмия авылының үзенең каләм осталары да бар. Шагыйрә Зөләйха Закирова ике китап чыгарды. Ветеран укытучы Мөзәянә Гәрәева «Күңел мәрҗәннәре» дигән китабын авылдашларына бүләк итеп калдырып мәңгелеккә күчте. Нәҗибә Сәхипгәрәеваның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Малтабар авылының йөзек кашы булган Рәшит Гәрәйне белмәгән һәм аның авыл турындагы шигырьләрен яратып укымаган кеше юктыр. 
Шәҗәрә бәйрәме әнә шулай ипләп кенә тарих йомгагын сүтә. Алып баручылар Энҗе Галиәхмәтова белән Чулпан Габидуллина бик матур итеп җеп очын бәйләп, үткәннәрне бүгенгегә тоташтыра.
– Соңгы елларда җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара. Һәр милләт кешесе үзенең тамырлары, милләтенең үткәне, тарихы белән кызыксына, – диде ветеран укытучы Гөлчәчәк Исламова. – Шәҗәрә сүзенә искиткеч тирән мәгънә салынган. Үз нәселеңне беләсеңме? Әтиеңнең әтисе кем булган, нинди гамәлләр кылган? Аның әтисе кем булган? Ата-бабаңнар узган юл – ул халкыңнын тарихы. Син ул юлның дәвамчысы. Моңа кадәр бу хакта уйламаган булсак, уйланыйк. Нәселен белмәгән манкорт булып яшәмик, архивлардан эзләп, җиде буын бабакайларыбызны табыйк, сыйнфый көрәш чорында, сугыштан соңгы авыр елларда авылыбызны саклап калган, ихлас тырышлыклары, хезмәтләре белән аны үстереп, бөтен уңайлыклары булган бүгенге авыл итеп корган авылдашларны ешрак искә алыйк.
Калмиядә дә шәҗәрә бәйрә-ме, һәр авылдагы кебек үк, узганнарга кайту, борынгыбызны, җирдә тирән эз, күркәм гамәлләр калдырып киткән авылдашларны искә алу чарасы булды. 

Тәнзилә Шәйхнурова, 
Күзкәй авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев