Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия комсомоллары хатирәләре белән уртаклашты 

Комсомолның юбилее уңаеннан авылның туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр чорларда комсомол әгъзасы булган, аның таркалуының да шаһиты булган ветераннар белән очрашу үткәрелде. Элеккеге комсомоллар, комсомол хәрәкәтендә актив катнашучылар буларак, үз хатирәләре белән уртаклаштылар.

Комсомол оешмасы, комсомоллар турында шактый бай чыгыш та һәрберебездә кызыксыну уятты. Яшь буын комсомол оешмасының сугыш чорындагы ролен, нинди бүләкләргә лаек булуын белде, комсомол җырларын тыңлады. Әлеге уңайдан күргәзмә дә оештырылган иде. Алар турында фоторәсемнәр, большевистик лозунглар, комсомол символлары: ВЛКСМ байрагы, пионер байрагы, комсомол билеты, күкрәк билгесе бүләкләре, «Комсомольская правда» газетасы, «Комсомольская жизнь» журналлары куелды, кыскасы, ил тарихының бер чоры чагылдырылды.
Китаплардан укып белү бер нәрсә, ә менә ил тарихы вакыйгалары шаһиты булган кешеләр авызыннан яңгыраган хатирәләр безгә бик тә кызыклы булды, дип яза Калмия китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев