Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия агитбригадасы кырда эшләүче игенчеләр күңелен күтәрде

31 нче июль көнне Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның "Йолдызкай" бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйлфанова) "Вильданов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән бардылар. Концертыбызны кечкенә кызыбыз Айзилә Фәрхетдинова "Хәерле көн" җыры белән башлап җибәрде. Язилә Сәхипгәрәева яраткан шигырен укыды. "Йолдызкай" бию ансамбле кызлары- Таңсылу Гәрәева,...

31 нче июль көнне Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның "Йолдызкай" бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйлфанова) "Вильданов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән бардылар.

Концертыбызны кечкенә кызыбыз Айзилә Фәрхетдинова "Хәерле көн" җыры белән башлап җибәрде. Язилә Сәхипгәрәева яраткан шигырен укыды. "Йолдызкай" бию ансамбле кызлары- Таңсылу Гәрәева, Ләйлә Имаметдинова, апалы- сеңелле Язилә һәм Зәлинә Сәхипгәрәевалар, Айзилә Гыйлфанова, Зарина Абиджанова дәртле татар биюен башкардылар. Китапханәчебез Альмира Гилфанова, социаль хезмәткәребез Фәнзия Зәйнуллиналар матур җырлары белән игенчеләребезнен күңелләрен күтәрделәр. Концертны Чулпан Габидуллина алып барды.

Реклама

Басуда яшь комбайнчылар абыйлы-энеле Рамазан һәм Ринат Гатиятуллин, Ильмир, Фирзәр Шафиков, әтиле- уллы Кожевниковлар, тракторчылар Филәрит Зәйнетдинов, Әгъзамнур Гайфетдинов, шоферлар Фәнзәр Шафиков, Юра Хафизуллин, Рушан Галимҗанов, яна гына армиядан кайткан Артур Имаметдиновлар "артистларны" көчле алкышладылар, янадан чакырып калдылар.

Соныннан пешекче Гөлшат Тимербаева агитбригада кызларын тәмле аш белән сыйлады.

Агитбригада кызлары игенчеләр белән очрашуны оештырган өчен управляющий Гайсин Фәйдәргә рәхмәтле, дип хәбәр итә Калмия Мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X