Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадастр бәясен билгеләүдәге бәхәсләрне дәгъваларга була

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршында күчемсез милек объектларынның кадастр бәясен билгеләүдәге бәхәсләрне тикшерү буенча комиссия булдырылды.

Инде алдан хәбәр ителгәнчә, узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләре составындагы, су фонды җирләре һәм капиталь төзелеш объектлары составындагы җир участокларының дәүләт кадастр бәяләве үткәрелде. Югарыда әйтелгән комиссиягә шушы объектлар бәяләвеннән риза булмаган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Комиссиядә кадастр бәяләве вакытында кулланылган күчемсез милек турындагы мәгълүматлар дөрес булмаган яисә кадастр бәяләве билгеләнгән көнгә базар бәясе куелган очракларны дәгъваларга мөмкин. Моны күчемсез милек дәүләт кадастрына кертелгән көннән соң алты ай эчендә башкарырга була.

Әлеге комиссиянең рәисе - Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин. Аның урынбасары итеп "Кадастр палатасы" ФБУ директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина билгеләнде. Шулай ук комиссия составына Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре дә керде - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү, мониторинг һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Лариса Швецова һәм Бәяләү эшчәнлеге буенча милли совет вәкиле Андрей Лисичкин.

Дәгъва белән гариза бирүчеләргә тиешле документлар җыелмасы белән Росреестрның ТР буенча идарәсенә (Казан, Авангардная урамы, 74) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 533-25-16 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев