Якты юл
  • Рус Тат
  • Җәмәгать советы составы яңартыла

    Районның эчке эшләр бүлеге каршында җәмәгать советы оештырылган иде. Ел ахырында әлеге совет әгъзаларының вәкаләт срогы гамәлдән чыга. Җәмәгать советы составына Россия Федерациясе гражданнары, җәмәгать берләшмәләре әгъзалары, шул исәптән, эшмәкәрләр берләшмәләре дә керә ала. Советның эш юнәлеше гражданнар белән хокук саклау органнары эшендә кеше хокукларының саклануын тәэмин итүдә чагыла. Җәмәгать...

    Районның эчке эшләр бүлеге каршында җәмәгать советы оештырылган иде. Ел ахырында әлеге совет әгъзаларының вәкаләт срогы гамәлдән чыга.

    Җәмәгать советы составына Россия Федерациясе гражданнары, җәмәгать берләшмәләре әгъзалары, шул исәптән, эшмәкәрләр берләшмәләре дә керә ала. Советның эш юнәлеше гражданнар белән хокук саклау органнары эшендә кеше хокукларының саклануын тәэмин итүдә чагыла.

    Җәмәгать советы әгъзаларының вәкаләт срогы чыгу уңаеннан, советның яңа составын җыю башлана. Шул нисбәттән, әлеге составка керергә теләге булган гражданнарга гариза белән районның эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдиновка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: