Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге җирдә сәяхәттә булып кайттык

Районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисләре Биләр якларына сәяхәт кылдылар. Музей-йортта бу истәлекле урынның тарихы белән танышканнан соң, Хуҗалар тавына менеп, изге теләкләр теләделәр, Изге чишмә суы белән коендылар. Хәтта изге суны өйләренә күчтәнәч итеп тә алдылар.

Биләр - кайчандыр, хәзерге Татарстан Республикасының Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан бик зур Идел буе Болгары шәһәре.

Балчыктан өелгән биек үрләр, тирән чокырлар - хәрби ныгытма эзләре - яшел чирәм белән капланган. Күптән җимерелеп беткән йорт һәм каралты-кура урыннарында кирпеч ватыклары, балчык катыш көл-күмер өемнәре очравы ихтимал. Күренеп тора, кайчандыр тормыш гөрләп торган биредә. Бу шәһәрнең даны бөтен дөньяга таралган булган.

Без Биләр шәһәре буйлап йөргәндә, аның тарихы белән танышып үткәннән соң, әллә-ничә гасыр артка чигенгән шикелле булдык. Борынгы бабаларыбыз яшәгән җирләрдә булуыбызга, шундый изге дә, сихри дә җиргә сәяхәт кылуыбызга чиксез сөендек. Бу сәяхәтне оештыручы район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллинага, мөселман кафесында тәмле кайнар ашлар белән сыйлаган район хакимияте белгечләренә, медицина хезмәткәре Миләүшә Фәрдиевага рәхмәт белдерәсе килә. Ходай Тәгалә эшләрегезне уң кылса иде дигән теләктә калабыз.

Редакциядән: без исә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина белән дә сөйләшеп алдык.

- Биләргә сәяхәт кылуыбызның максаты - Татарстаныбызның гүзәл урыннары белән танышу иде. Аңа кадәр Болгарда да булып кайттык. Быел Биләргә дә барырга булдык. Районыбызның бөтен авыл җирлекләреннән дә ветераннар советлары рәисләре барды. Биләр шәһәре территориясе искиткеч матур, аны гүзәл итеп төзекләндергәннәр. Без бергәләшеп Биләр музеенда булдык. Анда безгә шәһәрнең борынгы тарихыннан башлап, бүгенгесенә кадәр сөйләделәр, сорауларыбызга җавап бирделәр. Аннары бергә-бергә 442 басмадан торган тауга мендек. Легенда буенча, дошманнарга каршы көрәштә геройларча һәлак булган кызлар тавын карадык. Изге чишмәдән сулар алып эчтек. Ә арабыздан берничәбез хәтта салкын су белән дә коенды. Бу сәяхәтебезне оештырырга ярдәм иткән иганәчебез Алмаз Шәриповка олы рәхмәтләр әйтәсе килә.

фото vskazku.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев