Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Рамазан ае якынлаша

Уразага керергә санаулы көннәр калды. Дин тотучы мөселманнар аны көтеп алалар, алдан ук хәстәрләнү чарасын күрәләр. Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне - 16 июль. 17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә - Ураза бәйрәме. Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул,...

Уразага керергә санаулы көннәр калды. Дин тотучы мөселманнар аны көтеп алалар, алдан ук хәстәрләнү чарасын күрәләр.

Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне - 16 июль.

17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә - Ураза бәйрәме.

Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул, арпа бәясенә карап, бер кешегә 100 сум дип килешенде.

Фидия сәдакасының күләме - 200 сум. Ягъни нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучы Рамазан аенда тотылмаган һәр көн өчен 200 сум сәдака түли.

Һиҗри календарь буенча ел озынлыгы бераз кыскарак булу сәбәпле, изге ай чоры ел саен 11-12 көнгә артка чигенә. Шуңа күрә быел мөселманнарга эссе июльнең өч атнасын гыйбадәттә үткәрергә туры килә.

Тәүлек дәвамында унтугыз-егерме сәгать ашамыйча-эчмичә үткәрү, нәфес теләкләрен йөгәнләп тору җиңел түгел. Әмма кем дә кем тәвәккәлләп уразага керешсә, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә.

Рамазан ае - безнең өммәткә генә бирелгән олуг нигъмәт ул. Шуңа бу айда күп итеп изгелекләр эшләргә, ярдәмләшергә, ифтарлар үткәрергә, ураза тотарга, сәдакалар бирергә әзер булыйк. Ниятләгән гамәлләребезне башкарып чыгарга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев