Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«IT-Чемпион»ның беренче этабы төгәлләнде

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнә. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә. Әлеге абруйлы конкурста районның барлык мәктәпләре дә...

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнә. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.

Әлеге абруйлы конкурста районның барлык мәктәпләре дә катнаша. I этап ахырына Татарстан Республикасы районнары арасында Тукай районы - 16 урында. Беренче өчлектә исә Әтнә, Актаныш һәм Норлат районнары. Районыбыздан электрон чаралар ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына барлыгы 75,06 процент укучы теркәлгән. Алдынгы мәктәпләр рәтенә 100 процент теркәлүче укучылар белән Мусабай-Завод һәм Сәмәкәйне кертергә була. Шулай ук Мәләкәс, Борды, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак, Боерган, Түбән Суыксу мәктәпләре дә алардан калышмый. Әлеге мәктәпләрнең күрсәткечләре дә 90нан артып китә, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегеннән.

Реклама

«IT-Чемпион» конкурсының II этабы 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр уздырылачак. Күрсәтелгән сайтта (https://edu.tatar.ru/it-champion.html) барлык кызыксындырган сорауларга җавап табып була. Анда теркәлү узып, барлык дәүләт түләүләрен шушы портал аша башкарган укучы баллар җыя бара. Ә баллар исә, үз чиратында, iPAD һәм iPAD mini кебек бүләкләрне оту мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X