Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«IT-Чемпион» конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды

Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгенең II этабы исә 1 сентябрьдә төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.

Җәйге каникуллар вакытында актив укучылар ярдәме белән ТРның дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) 20 меңнән артык кеше теркәлгән. Бүгенге көнгә исә бу конкурста барысы 237 мең укучы катнаша һәм алар 279 меңнән артык кешене түләүләрне электрон юл белән белән башкарырга өйрәткәннәр. Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә катнаша.
Республикакүләм конкурсның район буенча II этап җиңүчеләре инде билгеле булды. Алар «Иң актив мәктәп укучысы» исемен алды. I урынга Мәләкәстән Алсу Закирова, II урынга Круглое Поледан Анна Рогова һәм III урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. Сүз уңаеннан, Алсу 3708 балл җыеп, район чемпионы гына түгел, ә Татарстан лидеры исемен дә алган. Әлеге укучылар iPAD планшетлар белән 10-14 сентябрь көннәрендә Чаллыда бүләкләнәчәк.
«IT-Чемпион» конкурсының III этабы 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр уздырылачак. Күрсәтелгән сайтта (https://edu.tatar.ru/it-champion.html) барлык кызыксындырган сорауларга җавап табып була. Анда теркәлү узып, барлык дәүләт түләүләрен шушы портал аша башкарган укучы баллар җыя бара. Ә баллар исә, үз чиратында, iPAD һәм iPAD mini кебек бүләкләрне оту мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев